Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш объектлары буйлап эшлекле сәфәр кылганда яңа IT-лицейда, Республика клиник хастаханәсендә һәм Балалар республика клиник хастаханәсендә, ишү каналында һәм Универсиада матбугат үзәгендә булды. Республика башлыгын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата барды.
Сәләтле балалар өчен IT-лицей Универсиада авылы территориясендә төзелә. Яңа уку бинасында Россиянең төрле шәһәрләреннән 360 бала белем алачак. Алар Универсиада авылының бер корпусында яшәячәк. Кичә карап чыгучылар инде әзер, ләкин лицейның ахыргача җиһазландырып бетерелмәгән бүлмәләрен – уку-укыту сыйныфларын, спорт һәм актлар залын, ашханәне, тору бүлмәләрен карадылар. Татарстан Президенты IT-лицейны сыйфатлы һәм вакытында җиһазландырырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук ул якындагы территорияне төзекләндерүгә бәйле вариантлар уйларга, анда спорт мәйданчыкларын ясарга, ләкин уңайлы ял итүгә дә урын калдырырга кушты.
Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсендә булганда шулай ук якындагы территорияне төзекләндерүгә төп игътибарын юнәлтте. Республика башлыгы хастаханә территориясеннән үтте һәм җәяүлеләр өчен юлларның яхшы хәлдә булмау һәм ярымташландык хәлдәге корылмаларның күп булуы белән канәгать калмады.
“Без хастаханәне төзекләндерүгә шундый күп акча керттек, ләкин территорияне төзекләндермәү хастаханәгә килүчеләрәнең бөтен тәэсирен боза ала”, - дип билгеләде ул һәм Республика клиник хастаханәсенең бөтен территориясен тәртипкә китерергә кушты.
Балалар республика клиник хастаханәсендә Р.Миңнеханов бүлмәләрнең эшләнешенә игътибар итте, аның фикеренчә, балалар учреждениесендә якты элементлар кертү мөһим, җитмәсә, ул кыйммәт тормый.
Ишү каналында карап йөрүчеләр акватория буйлап катерда йөзделәр, беренче чиратта чүп-чардан арындырырга кирәк булган ярларның хәлен бәяләделәр.
Универсиада матбугат үзәгенең төзелеш мәйданчыгында республика башлыгына бинаның яңартылган проекты тәкъдим ителде. Корылманың биеклеге 32 метр, өске цилиндрик өлешенең диаметры 42 метр тәшкил итәчәк. Студентлар уеннарыннан соң, шәһәр загсын урнаштыру планлаштырылган бина янында парк барлыкка киләчәк. Подрядчы-компания вәкилләре сүзләренчә, төзелеш эшләре бар куәтенә бара, монолит эшләрен ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштырыла