Илдар Халиков Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты

2012 елның 13 августы, дүшәмбе
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.

Яклар Төркия Республикасының Россия Федерациясе төбәге буларак Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Илдар Халиков сүзләренә караганда, бүген Төркия белән төрле өлкәләрдә күптармаклы хезмәттәшлек җайга салынган. Аерым алганда, Төркия белән Татарстанны мәдәни, икътисади элемтәләр бәйли, спорт өлкәсендә дә мөнәсәбәтләр җайга салынган.

“Төркия Татарстан Республикасында чит ил капиталлы компанияләр саны буенча беренче урында тора”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Ул шулай ук Төркия Республикасы белән сәясәт һәм бизнес өлкәсендә төзелгән бөтен килешүләр дә гамәлгә куела дип ассызыклады ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International