Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта, биш ел вакытлыча туктап торганнан соң, беренче тапкыр Сабантуй бәйрәме узды. Аны ТР Премьер-министры ачты.
Кунакларны татар халык биюләре һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.
Алексей Песошин Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов озатуында “Осталар шәһәре” һәм “Татар хуҗалыгы” мәйданчыкларын карады.
Сабантуй бәйрәме “Казан сөлгесе” театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.
Алексей Песошин барысын да ТР Президенты Рөсстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән бәйрәм белән котлады.
“Сабантуй бәйрәме республиканың барлык шәһәрләрендә һәм торак пунктларында диярлек үтте. Ватандашларыбыз өчен бәйрәм Россиянең 56 шәһәрендә һәм 29 ерак һәм якын чит илдә үтә. Бу бәйрәм илнең азык-төлек иминлеген ныгытуның мөһим бурычларын хәл итүчеләрнең, илебез авыл хуҗалыгы продукциясенең конкурентлык сәләтен арттыруның мөһимлеген тану өчен яхшы сәбәп. Бәйрәм белән котлыйм”, - диде ТР Премьер-министр.
Сабантуй бәйрәменә килгән кунакларны Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов та котлады.
“Сабантуй бәйрәме төрле яшьтәге, диндәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштерә. Күп гасырлар дәвамында бу бәйрәм безнең өчен иң көтеп алган, иң күңелле вакыйгаларның берсе булып кала. Бәйрәм белән!" - диде ул.