Рөстәм Миңнеханов: "Авиация өлкәсе - эшебезнең мөһим бер өлеше"

2012 елның 14 августы, сишәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе”ндә “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән алтынчы халыкара күргәзмә ишекләрен ачты. 2002 елдан башлап Татарстан башкаласында ике елга бер тапкыр оештырыла торган әлеге масштаблы чара авиация һәм ракета-космик техника җитештерүче предприятиеләрнең фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерүгә, бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлек һәм сәүдәне киңәйтүгә, инновацион эшчәнлекне активлаштыруга лаеклы өлеш кертә. Ул ил авиациясенең үсеш перспективаларын барлау, авиация техникасын төзү һәм модернизация процессын камилләштерү турында сөйләүче мәйдан да.
Бүген халыкара күргәзмәне ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Авиасәнәгать департаменты директоры урынбасары Сергей Фоминых, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” президенты Михаил Погосян, космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Россия космонавтика федерациясе вице-президенты Александр Александров, “Туполев” ААҖ президенты Александр Бобрышев, “Антонов исемендәге конструкторлык бюросы” (Украина) генераль конструкторы Дмитрий Кива, ТР Премьер-министры урныбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. катнашында узды.
Быелгы “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” күргәзмәсендә Россиянең 22 төбәгеннән 110 нан артык компания, Алмания, Казахстан, Украина компапнияләре, шулай ук дөньяның 11 иле фирмалары вәкиллекләре катнаша.
Әлеге халыкара чараны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авиациянең республика өчен нигез тармак булуын, авиация заводларының бер үк вакытта белем бирү-тикшеренү базасы булып хезмәт итүен ассызыклады. Республика башлыгы күргәзмәдә катнашучы кунакларга, аерым алганда, Украинаның Антонов исемендәге конструкторлык бюросы вәкилләренә чакыруны кабул итеп килүләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов күргәзмә һәм аның кысаларында узучы чараларның уңышлы узуын теләде.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Авиасәнәгать департаменты директоры урынбасары Сергей Фоминых күргәзмәдә катнашучыларга РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның сәламләвен ирештерде. “Әлеге күргәзмәнең илнең авиация сәнәгате үзәкләренең берсендә, самолетлар, вертолетлар, двигательләр, приборлар төзелүче эре шәһәрдә узуы аеруча әһәмиятле. Россия авиациясенең киләчәген традицияләрне, тупланган тәҗрибәне яңа технологияләрне кулланылышка кертү, халыкара кооперациядә актив катнашу белән бәйләү билгели, Россия корпорацияләренең дөньяның әйдәп баручы авиатөзелеш фирмалары белән ныклы элемтәләреннән тора. Әлеге халыкара күргәзмә һәм аның кысаларында узучы чаралар илдә авиатөзелешне үстерүгә, ил икътисадының инновацион секторына таланлы яшьләрне китерү максатларына хезмәт итә”, -диелгән юллар бар анда.
“Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” президенты Михаил Погосян бу халыкара чараны яңа технологияләр, кадрлар әзерләү, заманча авиация комплексларын төзүдә көчләрне берләштерү юлларын эзли торган мәйдан итеп күрә. “Күргәзмә тәҗрибә алмашу урыны гына булмас, бергә уңышка ирешү өчен эшлекле контаклар булдыруга да хезмәт итәр”, -дигән ышанычта калды ул. Космонавт Александр Александровның теләге – илнең авиакосмик тармагында ирешелгән казанышлар турында сөйләү белән генә чикләнмичә, дөньяда космонавтика һәм авиация өлкәсендә яңадан әйдәп баручы рольгә чыгу турында уйланырга кирәк. “Безгә авиакосмик сәнәгатьне технологик яктан яңадан җиһазландыру белән генә чикләнмичә, яңа кадрлар әзерләү турында җитди уйланырга кирәк”, - ди ул.
Рәсми ачылыштан соң кунаклар “Казан Ярминкәсе”нең беренче һәм бишенче павильоннарында урын алган күргәзмә экспозицияләре белән танышты. Биредә “Ростехнологияләр”, “Берләштерелгән авиация корпорациясе” ААҖ масштаблы экспозицияләр тәкъдим итә. Чит ил компанияләреннән Украинаның Антонов исемендәге конструкторлык бюросы стенды аерым әһәмияткә лаек. Быелгы халыкара күргәзмә Россиядә авиамоделизмны үстерү хакында фикерләшү мәйданы да булачак. Шуны күздә тотып очкыч модельләрен әзерләү буенча балалар техник иҗат үзәкләренең экспозициясе аерым игътибарга лаек. Әлеге экспозиция дәрәҗәле кунаклар күңеленә хуш килде. Президент Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча әзерләнүче “Дәрестән соң мәктәп “проектына авиамодельләштерүне кертү мөмкинлеген карарга кушты. Шуны күздә тотып Президент ТР Премьер-министры-сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповка күрсәтмә бирде.
Күргәзмәгә килүчеләр, төп экспозицияләрдән тыш, “Туполев” ААҖ һәм Туполев исемендәге Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты – КАИ музейларының юбилей экспозицияләре белән дә таныша алачак.
Хәзерге минутларда күргәзмә кысаларында “Заманча технологияләр, материаллар, җиһазлар һәм квалификацияле кадрлар потенциалын үстерү – илдә авиация төзелешен торгызуда хәлиткеч буын” дигән VI халыкара фәнни-гамәли конференция уза.
Күргәзмәнең эшлекле программасы, гомумән, бик бай. “Кече авиацияне үстерү – Россия авиациясе яңарышының бер юлы” дигән халыкара конференция 15 август көненә билгеләнгән. Аның кысаларында кече авиациянең киләчәгенә багышланган тематик “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак. Россия авиапроизводстволары командирлары клубының “Гражданлык авиациясенең хокукый кыры” дигән утырышы 16 августта узачак.
Быелгы күргәзмә кысаларында узачак чараларның бер өлеше ил авиациясе тарихындагы истәлекле даталарга һәм юбилейларга багышлана. Аерым алганда, Россия хәрби авиациясенең 100 еллыгына, Туполев исемендәге конструкторлык бюросының – 90, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” җәмгыятенең – 85, Туполев исемендәге Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты – КАИның-80, “Электроприбор” заводының 95 еллыгына багышланган чаралар узачак.
17 августта исә казанлыларны Коркачык аэродромында “Мин күкне сайлыйм!” (“Я выбираю небо!”) дигән авиашоу сөендерәчәк. Кече авиация катнашындагы әлеге бәйрәм программасына демонстратив очышлар, югары пилотаж, парашюттан сикерү, радиоидарә ителешле авиамодельләрнең демонстратив очышы, флэш-моб, музыкаль коллективлар чыгышлары кергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International