Очрашу Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның “Bombardier”ның бер региональ сервис мәйданына әйләнүен билгеләде: монда “Тулпар Техник” (“TulparTechnic”) компаниясе базасында Россиядәге “Bombardier” Канада машина төзелеше компаниясенең авторлаштырылган сервис үзәге ачылды.
“Мондый үзәкнең ачылуы сезнең Россиягә җитди һәм бик озакка килүегез турында сөйли, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безгә мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк”. Ул хезмәттәшлек өчен Канада компаниясе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм яңа сервис үзәге “Bombardier” компаниясенең очкычлар паркына югары дәрәҗәдә ышаныч һәм сыйфат белән хезмәт күрсәтә алуында ышануын әйтте.
Род Шеридан катнашучылар өчен кыска презентация ясады, аның барышында ул “Bombardier” очкычларының яңа модельләре, аларны җитештерүдә композит материалларны файдалану һәм Россия авиация базарында үсеш перспективалары турында сөйләде. Аерым алганда, ул “Ак Барс аэро” компаниясе белән хезмәттәшлекнең уңышлы үсүен билгеләде.