Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Александр Новак: “Идел буе федераль округы төбәкләрендә тулаем алганда ягу сезонына әзерлек график нигезендә алып барыла”
2012 елның 21 августы, сишәмбе
Идел буе федераль округы төбәкләрендә тулаем алганда ягу сезонына әзерлек график нигезендә алып барыла. “Быел бу мәсьәләгә гаять җитди игътибар бирелде”, - дип билгеләп узды Россия Федерациясе Энергетика министры Александр Новак, Татарстан Хөкүмәт йортында узган ИФО на караучы электроэнергетика объектларының 2012/2013 нче елгы көзге-кышкы чорга әзерлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә тәмамлангач. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Быел без субъект җитәкчеләре, челтәр һәм генерация компанияләре җитәкчеләре катнашында һәр федераль округта мондый киңәшмәләр уздырабыз. Кышка сыйфатлы әзерлек өчен җирлек тудыручы барлык позицияләрне тикшерәбез. ИФО да тулаем алганда барысы да план буенча бара. Беренче чиратта без ягулыкның норматив запаслары белән тәэминатны кайгыртабыз, генерация объектлары алар белән тулысынча тәэмин ителгән булырга тиеш, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә объектларда тикшерү процедуралары, регламентлар үтәлешенә, шул исәптән, ягу сезонына әзер булырга тиешле объектларны кулланылышка кертүгә һәм планлы ремонт эшләренә игътибар юнәлтәбез”, - дип ассызыклый А. Новак. Аның әйтүенчә, Татарстан, Түбән Новгород өлкәсе, Башкортостан төбәкләре – алдынгылар сафында, Саратов, Самара өлкәләре берникадәр калыша. “Дөрес, аларда да вәзгыять бик киеренке дип әйтеп булмый, тик ягулык резервлары белән тәэминат нормативларын билгеләүгә кагылышлы кайбер сорауларга без әлегә җавап ишетмәдек”, - ди министр.
ИФО буенча бүгенге көндә күмер рәвешендәге ягулык запасы 215 процент, мазут буенча 154 процент дәрәҗәсендә. “Бу запасның тотрыклылыгын сакларга кирәк, чөнки ягу сезоны башына ихтыяҗ бүгенгә караганда күпкә югарырак булачак. Тулаем алганда без вәзгыятьне кулда тотабыз, барлык планлаштырылган чаралар гамәлгә ашуына һәм объектларның кышка әзер булачагына ышанычым зур”, - дип белдерде РФ Энергетика министры.
Александр Новак сүзләренчә, Идел буе федераль округында түләүсезлек белән вәзгыять башка федераль округларга караганда яхшырак. “Минем мәгълүмат буенча биредә бурычның гомуми күләме 1,74 миллиард сумны тәшкил итә. Бу башка федераль округларга караганда күпкә түбәнрәк. Бу бурыч күләме артмас дип ышанам һәм бу беренче чиратта РФ Энергетика министрлыгына бәйле түгел, бу урыннардагы җитәкчеләрдән, компания башлыкларыннан тора. Калыплашкан мәсьәләләр күзлегеннән чыгып караганда, без бүген РФ Хөкүмәтендә каралучы билгеле тәкъдимнәр әзерләдек”, - диде министр. Ул билгеләп үткәнчә, аерым алганда, түләмәү өчен кырысрак җәзалау, административ җаваплылыкны җинаять җәзасына кадәр көчәйтү күздә тотыла. “Җинаять җаваплылыгы мәсәләсе әлегә хупланмады. Административ чараларга килгәндә, бу мәсьәлә турында инде килешенгән һәм без законнар җыелмасына үзгәрешләр кертәчәкбез”, - дип шәрехләде А. Новак.
Бүгенге киңәшмә барышында билгеле булганча, 1 сентябрьгә кадәр башкарма хакимият органнары тарафыннан электроэнергетика объектларын тикшерү буенча комиссияләр булдырылырга тиеш. 10 нчы сентябрьгә кадәр һәр объект тикшерү турында хәбәрдар булырга тиеш. Төп бурычлар турында сөйләгәндә, 15 ноябрьгә кадәр тикшерүләрне төгәлләргә дигән максат куела.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
гыйнвар, 2026 ел
Алексей Песошин: Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели
Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели һәм предприятиеләрнең инвестицион активлыгын саклап кала. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз