Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды
2012 елның 27 августы, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты – җәмгыятьнең Директорлары советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар Советы утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Биотаркала торган полимерларны классификацияләү һәм яңа уңышлы нанокомпозитларны куллану турында доклад белән “Л.Я.Карпов исемендәге фәнни-тикшеренү физика-химия институты” (Мәскәү) РФ дәүләт фәнни-тикшеренү үзәге лабораториясе җитәкчесе Сергей Чвалун чыгыш ясады.
Сергей Чвалун Л.Я.Карпов исемендәге институтны кыскача тәкъдир итте, 1918 нче елда булдырылуын искәртте. Бүген бу фәнни-тикшеренү институты “Росатом” дәүләт корпорациясенә керә. Ул тулырак итеп конструкцион наноструктурлаштырылган полимер һәм гибрид материаллар, шулай ук аларны файдалану тармаклары турында сөйләде.
Аерым алганда, наноструктурлаштырылган полимер һәм гибрид материаллар автомобиль юллары төзелешендә, бер төркем объектлар һәм җиңел конструкцияләр (мәсәлән, машина кую урыннары) төзелешендә уңышлы файдалана ала.
Рөстәм Миңнеханов, перспектив нанокомпозитларны төзелеш һәм юл тармакларында файдалану мөмкинлекләрен өйрәнү өчен, Л.Я.Карпов исемендәге институт һәм ТРның проект, фәнни-тикшеренү һәм химия интитутлары белгечләре катнашында эш төркемен булдырырга тәкъдим итте. Республика башлыгы Татарстанның илдә эре полимерлар җитештерүче булуын һәм бу тармакны үстерергә кирәклеген ассызыклады.
Алга таба Сергей Чвалун биотаркала торган полимерлар (полиоксиалканоатлар, полиакриламид, полилактидлар һ.б.) һәм аларны файланып була торган биомедицина, авыл хуҗалыгы кебек тармаклар турында сөйләде. Бу материалларның өстенлеге – кайтартылган чималдан алу, биотаркала тоган нигез, биомедицина үсешенә ярдәм итү.
Акрилнитрил һәм аның нигезендә сүсләр җитештерү технологиясе турында доклад белән “Дюпон” (DuPont) компаниясе вәкиле Тарас Чумаков чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, “Дюпон” компаниясенә 1802 нче елда нигез салынуын, бүгенге көндә аның 135 сәнәгать предприятиесе булуын, һәр ел НИОКРга 2 миллиард АКШ доллары салынуын хәбәр итте.
Компания беренче лицензияне 1974 нче елда алган, бүген 1700дән артык лицензия килешүләренә ирешелгән.
Акрилнитрил полиакрилнитрил сүсенең нигезе булып тора. Тарас Чумаков бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә углеводород сүсен җитештерү буенча “Алабуга-Волокно” заводы урнашуын искәртте.
Моннан тыш, ул “Саратоворгсинтез” ҖЧҖнең полиакрилонитрил сүсләре белән тәэмин итүен хәбәр итте.
Утырышта үз эшчәнлеген кыскача тәкъдир итү белән “СОГАЗ” (“Газ сәнәгате иминият җәмгыяте”) компаниясе идарәсе рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады.
Утырыш соңында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм “СОГАЗ” ААҖ арасында ниятләр турында Килешүгә кул куелды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барлыгында документларга “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов һәм “СОГАЗ” ААҖ идарәсе рәисе Сергей Иванов кул куйды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
гыйнвар, 2026 ел
Алексей Песошин: Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели
Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели һәм предприятиеләрнең инвестицион активлыгын саклап кала. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз