Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципалитет башлыкларына автомобиль ачкычларын бирде
2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда ел саен уздырыла торган ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң нәтиҗәле идарә республика конкурсы җиңүчеләренә “Fiat Albea” автомобильләрен тапшыру тантанасы узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул конкурста җиңүче дип табылган 100 муниципалитет башлыгына яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.
“Муниципаль берәмлекләрнең, поселокларның эше – ул халык һәм хакимият арасында төп контакт. Һәр хакимият муниципалитетка таяна. Аларның материаль-техник базасын, кадрлар составын ныгыту, идарәнең яңа технологияләрен файдалану максаты – хакимият һәм халык мөнәсәбәтенең сыйфатын яхшырту”, - диде ТР Президенты тантанада чыгыш ясаганда. Ул соңгы елларда республикада урыннардагы хакимият эшенең нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирелә, һәм конкурс нәтиҗәләре күп кенә муниципаль берәмлекләр тарафыннан нәтиҗәлелек параметрлары уңышлы башкарылуын күрсәтә, дип ассызыклады. “Төп бурыч – оператив һәм мобиль булырга. Моның өчен тиз хәрәкәтләнергә, вакытында мәгълүматны алырга һәм карар кабул итәргә кирәк”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу бурычның бер өлеше – муниципаль хакимият органнарын компьютерлаштыру – үтәлүен, әкренләп муниципалитетларны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителүен искәртте.
Республика көне алдыннан ТР Президенты җирле үзидарә органнары башлыкларын котлады һәм Татарстан үсешенә үз өлешләрен керткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. “Безнең бердәм эшебез ярдәмендә 2011 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча республика лидерлар рәтендә тора, һәм, әлбәттә, бу - сезнең дә хезмәт. Сезнең тарафтан зур эш башкарыла, безнең масштаблы проектлар – торак төзелеше, капиталь төзекләндерү, газ кертү, “Авыл клубы” программасы, сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү, ФАПлар төзү һ.б. - тормышка ашырыла”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров үз чыгышында бүген мәгълүмат-технология өлкәсендә Татарстан муниципаль хакимияте органнарының Россиянең күп кенә төбәкләреннән алда баруын билгеләде.
Аерым алганда, һәр поселокка ноутбук бирелгән. Шулай ук республика муниципалитетларны автотранспорт белән тәэмин итү буенча күп кенә төбәкләрдән алда бара. “Бер генә төбәк тә үз муниципалитетларына 500дән артык автомобиль бирдем, дип әйтә алмый, ә бүген, яңа машиналар биреп, бу күрсәткеч 500дән артып китәчәк”, - дип билгеләде М.Шакиров.
Аның сүзләренчә, конкурста барлык муниципаль берәмлекләр диярлек катнашкан, шул исәптән, 193 – йомгаклау этабында, шуларның 100 автомобильгә лаек булган. “Бу алдагы уңышлы эшкә ышаныч, Татарстан үсешенә муниципалитетлар үз лаеклы өлешен кертер дигән ышаныч”, - дип билгеләде ТР муниципаль берәмлекләре советы башлыгы.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз