Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонаның административ-эшлекле үзәгендә махсус икътисади зонаның Күзәтчелек советы утырышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин, “Алабуга” МИЗ җитештерү мәйданчыклары” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Россия Федерациясе һәм Татарстан министрлыклары вәкилләре, “Алабуга” МИЗ резидентлары җитәкчеләре һәм потенциаль инвесторлар вәкилләре катнашты.
Күптән түгел “Алабуга” МИЗна резидентлар керткән инвестиция 1 млрд. 10 млн. доллар тәшкил итте. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов белән Олег Костинга истәлекле билгеләр тапшырдылар.
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.