Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Торак төзелеше үсешенә теләктәшлек итү фонды Татарстанга социаль проектларны тормышка ашыруга җир кишәрлекләрен бирәчәк
2012 елның 30 августы, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанның Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү федераль фонды белән багланышлары турында киңәшмә үтте. ТР һәм Фонд арасында хезмәттәшлек турында килешү 2009 нчы елда кабул ителгән иде. Киңәшмә эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Торак төзелешенә ярдәм итү фонды генераль директоры Александр Браверман катнашты.
Киңәшмәдә, аерым алганда, Республика клиник хастаханәсе инфраструктурасын киңәйтү, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә торак төзелеше, шулай ук эконом-класслы торак төзелеше, шул исәптән, күп балалы гаиләләр өчен аз катлы йортлар төзү турында мәсьәләләр каралды. Моннан тыш, җир кишәрлекләрен җәлеп итүнең һәм проектларны тормышка ашыруның беренче планына кул куелды.
Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү фонды ТРга төзелеш өчен булган җирләрен бирергә риза.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, берничә проект инде октябрьдә эшләтеп җибәрелергә тиеш.
"Фонд нәтиҗәле һәм бик профессиональ эшли. Ул безгә проблемалы урыннарны чишәргә мөмкинлек бирә", - диде ТР Президенты.
Александр Браверман хәзер Фондның торак төзелеше буенча 80нән артык проекты булуын әйтте. Алар РФнең 35 субъектын колачлый һәм күбесенчә аз катлы төзелешкә юнәлдерелгән.
"Без Владивостоктан алып, Калининградка кадәр үз проектларыбызны тормышка ашырабыз, ләкин Татарстан - безнең өчен приоритет. Безнең монда билгеле бер уңай һәм зур проектларны тормышка ашыру өчен нигезләр бар. Без проектлар тормышка ашырылачак һәм кешеләр көткәннәрен алачак, дип ышанабыз. Без перспективалары югары дип бәялибез", - дип ассызыклады ул.
Торак Фонды җирләрендә төзелеш бәяләре уртача базарныкыннан 7-15 процентка түбәнрәк. Торак Фонды торак төзелеше максатларында территорияләрне үзләштерү проектларын тормышка ашыручы төзүчеләргә ярдәм итә.
Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү фонды эшчәнлегенең төп приоритеты - Россиядә һәркем ала ала торган торак төзелеше өчен шартлар тудыру. Фонд алдына кулланылмый торган яки дөрес максатларда кулланылмый торган федераль җирләрне икътисади класслы торак (аз катлы) төзү өчен, федераль җирләрне кулланылышка кертү максаты куелган.
Бу максатларга ирешү өчен фонд ике бурычны хәл итә. Беренче - максатчан рәвештә мондый җирләрне эзли һәм кирәкле күләмдә җир кишәрлекләрен кулланылышка кертә. Икенчесе - төзелеш материалларын җитештерү үсешенә ярдәм итә, приоритетлардан чыгып - энергия нәтиҗәлелегенә һәм аларның экологик чисталыгына.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз