Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Быел капиталь ремонт эшләре алып барылган мәктәпләрнең барысы да 1 сентябрьдә ишекләрен ача
2012 елның 31 августы, җомга
Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына кертелгән барлык мәктәпләр уку елын үз вакытында -1 сентябрьдә башлап җибәрәчәк. Дөрес, эшләр тәмамланып бетмәгән кайбер мәктәпләрдә төзекләндерү уку процессы белән параллель дәвам итәчәк. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шулай дип хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, мәктәптә дәвам итәчәк төзекләндерү эшләре уку процессына комачаулык тудырмаса да, аны оператив башкару мөһим. Программага өстәмә рәвештә кертелгән ике белем йортында - Югары Ослан районындагы Килди урта гомумбелем бирү мәктәбендә спорт залының түбәсен алмаштыру эшләрен 20 сентябрьгә, ә Казандагы 134 нче урта гомумбелембирү мәктәбендә спортзалны ремонтлауны 30 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелган.
Коррецион мәктәпләрдә дә комплекслы ремонт эшләрен 1 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелган иде. Алар да, эшләр тәмамланып җитмәүгә карамастан, 1 сентябрьдә балаларны кабул итәчәк. Бүгенге киңәшмәдә Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе Рәшит Нуруллин җиткергәнчә, Казандагы 4 коррекцион мәктәптә графиктан калышу күзәтелә. Иң зур борчу тудырганы - Ласточкина исемендәге махсус интернат мәктәп. Биредә башкарылган эшләрнең күләме 80 проценттан артыграк кына. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе аңлатуынча, графиктан калышу коррекцион мәктәпләрдә, гадәти мәктәпләрдән аермалы буларак, ремонтның 6 эш төре буенча гына түгел, комплекслы алып барылуы белән дә бәйле. Өстәвенә, эшкә дә соңрак керешкәннәр. Хәзер калган эшләр, нигездә, фасадларны, остаханәләрне һ.б. ярдәмче биналарны төзекләндерүгә кагыла.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов коррекцион мәктәпләрдә алып барылган эшләрдән канәгать булмавын белдерде. Ул мондый хәлләр чыкмасын өчен тагын бер кат әзерлек чараларын алдан күрергә чакырды. Президент ассызыклаганча, инде хәзердән үк киләсе елда төзекләндереләчәк мәктәпләр исемлеген билгеләргә, киләсе елда башкарылачак эшләрне проектлауны да быел башларга кирәк. Бу күпфатирлы торак йортларны ремонтлау программасына да кагыла. “Киләсе елда яңа мәктәпләр төземибез, ремонт таләп ителгәннәрен төзекләндерәчәкбез.Күләме быелгыдан ким булмаячак”, - ди республика башлыгы. Ул Баш инвестиция-төзелеш идарәсен, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын әзерлек эшләрендә активлык күрсәтергә чакырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз