Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов ТРның Питрәч районында боз сарае ачылышында катнашты
2012 елның 31 августы, җомга
Бүген ТРның Питрәч районында “Питрәч-арена” боз сараеның тантаналы ачылышы булды. Спорт объекты ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә барлык район халкын боз сарае ачылышы белән котлады һәм ТР өчен бу 36 нчы боз сарае булуын билгеләде. “Илнең бер генә субъектында да моның кадәр боз сарайлары юк. Һәм бу модага иярү түгел. Без республика халкының актив рәвештә спорт белән шөгыльләнүен телибез”, - дип билгеләде ТР Президенты.
Аның фикеренчә, Татарстанда хоккейны аеруча яраталар. Моңа “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” хоккей командаларының уңышлары дәлил булып тора. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов, спортсменнар югары нәтиҗәләргә ирешсен өчен, сарай иртәдән кичкә кадәр эшләячәк, дип ассызыклады.
ТР Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин көннән-көн район торак пунктларының тышкы кыяфәте үзгәреп торуын билгеләде. “Хәзер җәйге эсседә дә безнең спортсменнар бозда уйный һәм әзерләнә ала”, - дип сөенде район башлыгы.
Наталья Паршикова шулай ук үз чыгышында Татарстанның гына шуның кадәр боз сарае булуын ассызыклады. “Юкка гына түгел “Ак Барс” командасы - Россиянең алдынгы командаларының берсе. Бәлки, бу аренада әзерләнә торган яшьләр киләчәктә “Ак Барс” өчен уйнаячак”, - диде Н.Паршикова.
ТР Президенты, спорт инвентарен алу өчен, боз сараена 10 мең сумлык сертификат тапшырды.
Шулай ук республика башлыгы бүген ТРның Питрәч районында җирле “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖдә, бройлер чебиләрен үрчетү буенча №4 нче цехта булды. “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ генераль директоры Илһам Кәшәпов билгеләвенчә, бүгенге көндә 14 кош оясыннан 10сы сафка бастырылган. Тагын дүртесе сентябрьдә эшли башлаячак. Бу мәйданда елына якынча 7 мең тонна ит җитештерү планлаштырыла.
ТРның Питрәч районындагы сәфәре соңында Рөстәм Миңнеханов №2 нче урта белем бирү мәктәбендә булды, ул анда капиталь төзекләндерүдән соң уку-укыту бүлмәләрен карады, укытучылар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук мәктәпкә, интерактив комплекс алу өчен, сертификат тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз