Татарстанда 15 мең га мәйданда игеннәр җыеп алынган

2019 елның 27 июле, шимбә

Татрстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республиканың 21 муниципаль районы аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культураларны (көзге бодай, арпа, борчак) җыюга керешкән. Бүгенге көнгә бу культураларның беренче 15 мең гектары суктырылган. Шул ук вакытта Спас, Нурлат, Зәй, Әлки, Алексеевск районнары 1 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алган.

Министр билгеләгәнчә,  бу атнада барлык районнарда да урып-җыю комплексын кабул итү төгәлләнгән. “Әтнә, Арча, Актаныш, Балтач, Зәй, Саба, Кукмара, Мамадыш, Сарман, Тукай, Ютазы районнарында тулы әзерлек бар. Яшел Үзән, Әлки һәм Югары Ослан районнарында “Красный Восток” АҖ  комбайннары элеккегедән яхшырак әзерләнгән”, - диде ул.

“470 га мәйданда эшләү өчен 3400 комбайн бар, әмма кайбер хуҗалыкларда - 1 мең гектарга кадәр. Безгә бер ай вакыт эчендә игеннәрне җыеп алырга кирәк. Бу максатка ике смена оештырып кына ирешергә мөмкин”, - диде Марат Әхмәтов. Министр аграрийларга һәр урып-җыю комбайнына ике механизатор билгеләргә киңәш итте, бу кырларда эшне ике сменада оештыру өчен кирәк.

Марат Әхмәтов шулай ук дуңгызларда Африка чумасы таралу темасына да кагылды. Татарстан белән чиктәш ике төбәктә дуңгызларда Африка чумасы таралуга бәйле бу мәсьәлә республикада дуңгыз асраучылар өчен актуальләшә бара.

Куркыныч вирус Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәсендә дуңгызларда теркәлгән.

“Бу очраклар Татарстанның Чүпрәле районыннан нибары 120-140 км ераклыкта. Бу төбәкләрдә тиешле хезмәтләр инфекция таралуга юл куймау буенча чаралар уздыруга карамастан, халык һәм аучылар белән саклану чаралары мәсьәләләрен хәл итүегезне сорыйм. Дуңгызлар асраучыларга урман массивларына баруны чикләргә кирәк. Бу чирне үлән, җиләк-җимеш, гөмбә белән йорт хуҗалыгына алып кайтырга мөмкин”, - диде Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International