Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов IT-лицейны ачу тантанасында катнашты
2012 елның 1 сентябре, шимбә
Бүген Татарстан башкаласында Казан федераль университетының IT-лицее ачылды. Лицей-интернатны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты.
“Безгә сүзләр белән түгел, ә эш белән балаларның көндәшлелеккә сәләтле, иң яхшылар булуын теләвебезне белдерергә кирәк. Татарстанда IT-кластер булдыру бурычын хәл итү кысаларында лицей ачу идеясе туды. Без тиз генә аны гамәлгә ашырдык”, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, аны сәхнәгә алып баручы-робот чакырган иде.
“Лицейны тәмамлаучылар арасында галимнәр, биснесменнар барлыкка килү белән горурланыр вакыт җитәр, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Рөстәм Миңнеханов. – Сез уңышка ирешсен өчен без барысын да эшләргә тырышачакбыз”. ТР Президенты лицейга җиһазлар алу өчен 45,5 млн. сумлык җиһаз бүләк итте.
“Бүген сез КФУ коллективына кушыласыз, котлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте лицеистларга КФУ ректоры Илшат Гафуров. Дәресне “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Владимир Леонов, Россия җыелма командасы һәм Казанның “Динамо” командасы волейболчысы Екатерина Гамова алып барды.
IT-лицей Универсиада авылында урнашкан, ул уку һәм интернат бинасыннан торган комплекс. Мәктәпнең гомуми мәйданы 11240 кв.м.
IT-лицей-интернатның директоры Ирек Фәтхетдинов (27 яшь, “математик” белгечлеге буенча КДУ тәмамлаган, программист, Казан Идел буе районы 19 нчы гимназия директорының уку буенча урынбасары булып эшләгән) “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерүенчә, лицейда 144 малай укыячак. Аларның 140 ы татарстанлы (40 ка якыны –казанлы), 4се Чабаксардан килгән. Гомумән интернат 300 укучыга исәпләнгән, быел 7 һәм 8 сыйныфларны гына җыйганнар. Лицейда 7-11 сыйныф укучылары белем алачак.
Лицей директоры сүзләренә караганда, укучыларны 3 этап буенча сайлап алганнар. Беренче этапта КФУ сайтында 11 мең кеше онлайн-тест узган. “Аннары без зоналар, районнар буенча сайладык һәм алар янына бардык. Укучылар математика, логика һәм сайлау буенча физика яки рус теленнән тест сорауларына җавап бирде. Тест буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән балаларны өченче турга чакырдык. Балалар өч көн дәвамында университет базасында укыдылар, биредә яшәделәр һәм ашадылар. Бу өч көн буенча балаларның никадәр дәрәҗәдә IT-лицейдагы формада укырга әзер булуларын билгеләдек”, - диде ул.
Лицей тәмамлаучылар БДИ нда югары баллар җыйган очракта, аларны укырга алу белән КФУ кызыксыначак, дип белдерде Ирек Фәтхуллин. Аның сүзләренә караганда, шуның өчен лицейны тәмамлаучыларга КФУ га кергәндә ташламалар каралмаган. “Лицейда беренче елда ук КФУ профессорлары да белем бирәчәк, - дип ассызыклады ул. – Алар укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә актив җәлеп итәчәк”. Алар мәҗбүри рәвештә рус, татар, инглиз телен укыячак һәм сайлау буенча кытай, француз, алман һ.б. телләрне өйрәнәчәк.
Мәктәп концепциясендә барлык балалар да интернатта яши дип каралган. Алар 6 көн укыячак, ә шимбә кич ата-аналар балаларны дүшәмбе иртәсенә кадәр лицейга китерү шарты белән алып китә ала.
Укучылар 8.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр укыячак. Аннары балалар бераз ял иткәч, укудан тыш эшчәнлек башлана. Балаларга махсус курслар тәкъдим ителә, алар ким дигәндә икене сайларга тиеш. Әмма, гадәттә, лицеистлар 10 курсның 8-9 ын сайлый. Һәр сыйныфта 12 укучы белем алачак. Шулай ук сәхнә сәнгате, ораторлык осталыгы һ.б. буенча дәресләр каралган. Атнага ким дигәндә 4 тапкыр Универсиада объектлары базасында спорт белән шөгыльләнү каралган.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз