Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда IT-университет төзү өчен барлык ресурслар җәлеп ителәчәк”
2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе
Татарстанда “Иннополис” иярчен инновацияле шәһәре төзелеше проекты кысаларында заманча IT-университет төзүгә барлык ресурслар җәлеп ителәчәк. Бүген Питтсбургта (АКШ) Карнеги Меллон университеты (Carnegie Mellon University) вәкилләре белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Очрашуда iCarnegie директоры Гил Таран, iCarnegie ның хәйриячелек буенча директоры Майкл Штайнер һ.б. катнашты.
Очрашуда Россия һәм Татарстанны РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. тәкъдим итте.
Инде хәбәр ителгәнчә, бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Питтсбургта эш сәфәрендә. Сәфәрнең максаты – Карнеги Меллон Университеты эшчәнлеге һәм аның тикшеренү үзәкләре белән танышу.
Университетның IT-бүлекчәсе - iCarnegie “Иннополис” иярчен инновацияле шәһәре проекты кысаларында IT-университет төзүдә Татарстанның партнеры. Бүген Татарстан Республикасы белән iCarnegie арасында үзара аңлашу турындагы меморандум да имзаланды.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда билгеләп узганча, бу–федераль масштабтагы проект. “ Бер төбәк көче белән генәә мондый проектны гамәлгә ашыруның кыен икәнен аңларга тиешбез. Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ягыннан да ярдәм кирәк”, - диде ул. Татарстан Президенты әлеге проект кысаларында катлаулы эшкә республиканың әзер булуын белдерде. Иң мөһиме: аның белән җитди кызыксыну бар, ди ул.
“Без Карнеги Меллон университеты тәҗрибәсен файдаланырга һәм алга куелган максатка таба хәрәкәт итәргә әзер”, - ди ТР Презтденты.
iCarnegie директоры Гил Таран, үз чиратында, Татарстан партнерларының үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә омтылуын бәяләвен белдерде. “Быел июль аенда Казанга сәфәр барышында сезнең мөмкинлекләрне бәяләдек, бүген проектны гамәлгә ашыру шартларында көчләрне тупларга кирәк”, - диде ул.
Гил Таран шулай ук Татарстан делегациясенең Питтсбургка визитын булачак проектка, заманча технологияләрне бергәләп файдалануга бер адым дип бәяли.
Карнеги Меллон университеты белән хезмәттәшлек IT өлкәдә мөгаллимнәрне әзерләү һәм яңадан әзерләү, белем бирү программаларын файдалану һәм эшләүне, тикшеренүләр өлкәсендәге хезмәттәшлекне күздә тота.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз