5 нче сентябрь көненең икенче яртысында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аны озата баручы затлар Алтай Республикасына килделәр. Республика башкаласы Горно-Алтайскта Минтимер Шәймиевны Алтай Республикасы Башлыгы һәм АР Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников, Дәүләт Собраниесы – АР Эл Корылтае Рәисе Иван Белеков һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан делегациясе килеп җитү белән алар Алтай Республикасы җитәкчелеге белән республика чигенә юнәлделәр, анда 2006 нчы елда, Алтай халкының үз теләге белән РФ составына керүенә 250 ел тулу уңаеннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән “Алтай-Евразия үзәге” («Алтай - сердце Евразии») истәлекле тамгасы куелган иде.
Истәлекле тамга янында кунакларны республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре, милли драматик театр артистлары һәм Горно-Алтайск халкы сәламләде. Минтимер Шәймиевка Алтай милли киемен бүләк иттеләр. Монда Минтимер Шәймиев Семипалатинск шәһәренең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.
Соңыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танылган Алтай рәссамы, җәмәгать эшлеклесе һәм Алтай автономиясенә нигез салучы Григорий Чорос-Гуркин һәйкәленә чәчәкләр салды.
Алга таба АР Хөкүмәт Йортында ТР Дәүләт Киңәшчесенең Алтай Республикасы Башлыгы һәм АР Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников белән рәсми очрашуы булды.
Очрашудан соң Минтимер Шәймиев һәм Александр Бердников делегация белән бергә А.В.Анохин исемендәге АР Милли музеенда булдылар.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.