Рөстәм Миңнеханов режиссер Андрей Кончаловский белән очрашты

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе

 Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов режиссер, сценарист, Россиянең халык артисты Андрей Кончаловский белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Татарстан ягыннан анда шулай ук ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин да катнашты.

Исегезгә төшерик, Андрей Кончаловский, VIII Халыкара мөселман кино фестивале ябылу тантанасында катнашу өчен, Казанга килде.

Очрашу вакытында яклар Россиядә һәм аның төбәкләрендә мәдәниятнең һәм кинематографиянең үсеш мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Андрей Кончаловский үзенең иҗади планнары, аерым алганда, яңа документаль “Битва за Украину”фильмы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International