Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Электрон хезмәтләрдән файдалану 2012 елның сигез аенда 48%ка арткан
2012 елның 11 сентябре, сишәмбе
Билгеле булганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, агымдагы елның апрель аенда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгән иде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә ул шактый популяр, түбәндәге саннар шуны раслый. Биш айга якын вакыт эчендә “Халык контроле” системасы аша 3 меңгә якын заявка теркәлгән, 2999 мөрәҗәгатькә 48 мең кеше теләктәшлек белдерергә өлгергән. Белдерелүләргә 14 мең 728 комментарий урнаштырылган, түрәләр һәм төрле оешмаларның эшчәнлегенә 5 мең 435 бәя куелган. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә заявкаларның өчтән бер өлеше, ягъни 901е чишелеш тапкан. 362 мөрәҗәгать буенча төгәл үтәлү вакыты билгеләнгән, 505 шикаятькә “Нигезле инкарь” статусы куелган. Заявкаларның күпчелек өлеше, 1227 се эшкәртү стадиясендә.
“Юллар торышы, юл хәрәкәтен оештыру, территорияне ямьләндерү, төзекләндерүгә бәйле темалар бүгенге көндә гражданнар арасында иң актуале”, - дип ассызыклый Әнисә Гайнуллина.
“Халык контроле” сервисы эшчәнлегендә уңай тенденция дә сизелә, учреждение эшчәнлегендә кимчелекләр төзәтелә, кайбер хокук бозучыларга, түрәләргә, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләргә карата административ җәзалар күрелә”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары. Әйтик, “52 нче маршрутлы автобус сирәк йөри” дигән зарлануларга инде кайтаваз бар – бу маршрут өчен өстәмә яңа 9 МАЗ автобусы бирелгән. “Автобус җәяүлеләр өчен йөрү юлында тора” дигән хәбәр буенча шулай ук чаралар күрелгән – автобус йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен белүгә кабаттан тикшерүгә дучар ителгән һәм яңадан укытуга җибәрелгән.
“Халык контроле” системасы бүген гражданнарга юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, экология, территорияләрне төзекләндерү, җәмәгать транспорты һ.б. темаларга кагылышлы үзләрен борчыган проблемаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша хакимияткә җиткерү мәйданы санала. Әлеге системадан файдалану өчен, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлеп, үзеңне борчыган теманы сайлап, биредәге картада проблемалы урынны билгеләргә яки төгәл адресын күрсәтергә кирәк. Шуннан соң кыска гына итеп мөрәҗәгать текстын язарга һәм дәлил сыйфатында проблеманы чагылдырган фоторәсемне беркетергә кирәк. Системага алынган мөрәҗәгатьләр иң элек Контакт-центр белгечләре тарафыннан тикшерелә, аннан порталга бөтен кеше күрерлек итеп урнаштырыла. Порталдан файдаланучылар әлеге проблеманы хуплап тавыш бирә, бу фактның дөрес һәм социаль әһәмияткә ия проблема икәнен раслый, үз шәрехләмәләрен калдыра ала.
Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү белән муниципаль хакимият органнары белән берлектә министрлык-ведомстволар шөгыльләнә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз