Рөстәм Нигъмәтуллин алданган өлешчеләр белән очрашты

2019 елның 17 августы, шимбә

Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “МЧС”, “Алтын урталык”, “Көй” һәм “Яңа горизонтлар” торак комплексларының алданган өлешчеләре инициатив төркеме вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды генераль директоры урынбасары Алексей Ниденс, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм башкалар катнашты.

Очрашу кысаларында билгеләнгәнчә,  республикада алданган өлешчеләр мәсьәләләрен хәл итү буенча системалы эш алып барыла. Объектлар төзелешен тәмамлау өчен инвесторларны җәлеп итү механизмнары эшләнгән, һәр теркәлгән проблемалы йортны этаплап тапшыру буенча “Юл картасы” төзелгән.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә узган ел 6 торак йорт файдалануга тапшырылган. 583 өлешче үз хокукларын торгызган. Хәзерге вакытта Татарстанда 23 объект проблемалы булып кала, аларда 4 меңнән артык кеше фатир алган. Быел 12 торак объектта төзелеш эшләре бара, тагын икесендә якын арада эш башлау планлаштырыла. Четаев урамындагы бер йорт бу елның апрелендә (127 өлешче) файдалануга тапшырылган.

Инициатив төркем вәкилләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Нигъмәтуллин һәр йорт буенча агымдагы хәл турында җентекләп фикер алышты. Аерым алганда, торак объектларын тапшыру, бу максатларга финанс чараларын җәлеп итү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Үз чиратында Алексей Ниденс зыян күргән гражданнарга төзелеп бетмәгән йортларны проблемалы объектларның Бердәм реестрына кертү процедурасы турында мәгълүмат җиткерде. Шулай ук ул конкурс производствосын эшләтеп җибәргәннән соң, Өлешчеләрне яклау фонды ярты ел дәвамында объектны төзеп бетерү яки өлешчеләр өчен торакның базар бәясен исәпкә алып компенсацияләр түләү турында карар кабул итәчәк, дип сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International