Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең беренче уку-методик үзәге ачылды
2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе
Бүген Казанда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең “Уку-методик үзәге” Дәүләт автоном федераль учреждениесе ачылды. Бу тантанада Монополиягә каршы федераль хезмәтнең җитәкчесе Игорь Артемьев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Үзәк безнең илдә көндәшлелек үсешен стимуллаштыру, бизнес мөмкинлекләрен киңәйтү, монополиягә каршы органнар өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән.
“Бү безнең өчен зур бәйрәм - Монополиягә каршы федераль хезмәтнең беренче уку-методик үзәген әзерләү буенча зур эшләр төгәлләнә”, - диде Игорь Артемьев. Ул ТР Президентына һәм республика Хөкүмәтенә бу проектны гамәлгә куярга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Бу үзәкне нәкъ менә Казанда ачу Рөстәм Миңнеханов идеясе. Без күптән бу хакта хыялландык, бүген шатлыклы вакыйганы бәйрәм итәр өчен бергәләп тырыштык”, - дип билгеләп үтте Монополиягә каршы федераль хезмәтнең җитәкчесе.
Бүген 2 ел элек төзелгән килешүгә нәтиҗә ясала, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Бу үзәк монополиягә каршы хезмәтнең барлык хезмәткәрләренә, БДБ илләрендәге хезмәттәшләр һәм чит ил партнерларына хезмәт итәргә тиеш”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Ул Монополиягә каршы федераль хезмәт, Татарстан вәкилләренә һәм төзүчеләргә бу үзәкне ачуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Үзәккә ихтыяҗ булсын өчен тырышу – безнең төп бурыч”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең беренче уку-методик үзәгендә 328 урынга актлар залы, 26 кешегә исәпләнгән конференция залы, 9 класс, 2 компьютер классы, 1 лингафон кабинет, китапханә, матбугат үзәге, типография, 50 кешелек кунакханә һ.б. урнашкан.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең беренче уку-методик үзәге мәйданында уку чараларыннан тыш конференция, семинар, халыкара дәрәҗәдә киңәшмәләр оештыру ниятләнә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз