Ирек Фәйзуллин: Ике ел эчендә Татарстанда илле яңа балалар бакчасы төзеләчәк

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 елның 1 июленнән проектлы финанслауга күчү сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте регионда эшләүче төзелеш оешмаларының һәм вәкаләтле банкларның үзара хезмәттәшлеген оештыру буенча эш алып бара. Әмма бүген сайлап алуны узган 18 банкның унысы гына төзелеш оешмалары белән эшли. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Без республикада торак төзелешен финанслауның яңа системасына күчәбез. Быел социаль ипотека буенча якынча 432 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Күпфатирлы торак коммерцияле төзелеш оешмалары тарафыннан өлешчеләр акчаларын җәлеп итеп кертелә. Быел барлык яңа төзелеш махсус эскроу-счетлар ачу аша банк финанславын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла башлый”, - диде ул.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 87 төзелеш оешмасы эшли, алар тарафыннан гомуми мәйданы 3,5 млн кв. метр булган 222 күпфатирлы йорт төзелә, алар буенча өлешле төзелештә катнашу буенча 18 мең 761 килешү төзелгән. Торак төзелеше проектлары һәм төзелеш оешмалары ике төркемгә бүленгән.

“Беренче төркемгә РФ Хөкүмәтенең 480 нче номерлы карары нигезендә иске кагыйдәләр буенча төзергә мөмкин булган предприятиеләр керә. Шундый төзелеш оешмалары 79, алар тарафыннан 173 объект төзелә. Барлык яңа объектлар да банктан финанслау юлы белән төзеләчәк”, - дип билгеләде Ирек Фәйзуллин.

Икенче төркемгә 22 төзелеш оешмасы кертелгән, алар тарафыннан гомуми мәйданы 807,5 мең кв. метр булган 49 объект төзелә. Бүгенге көндә шуларның унтугызы проектлы финанслау алган.

 “Республикада 18 банк әлеге эш төрен башкару хокукын алды, әмма чынлыкта төзелеш оешмалары белән ун банк эшли. Бу – агымдагы хәл. Әлегә 19 төзелеш оешмасы проектлы финанслау алган. “Банклар безнең министрлык һәм муниципаль берәмлекләр алдында хисап тота ”, - диде министр.

Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, торак төзелешен финанслауның мондый системасы фатир сатып алучыларны төзелеш оешмалары ягыннан алдаудан саклый.

2020-2021 елларда Татарстанда 50 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.

“Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2020-2021 елларда 50 балалар бакчасы төзү программасын эшләп бетердек, аларны без файдалануга тапшырачакбыз”, - дип аңлатты ул.

“Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. 29 мәктәпне, 112 балалар бакчасын, 9 коррекцион мәктәпне, 115 мәгариф объектларының функциональ зонасын ремонтлыйбыз”, - дип өстәде министр.

Моннан тыш, Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясала – хәзерге вакытта 17 объектта эшләр бара. Спорт объектларын төзү дәвам итә – 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 чаңгы базасы төзелә. Ел ахырында бу эшләр тәмамланачак, дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International