Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Федераль хакимиятләр АИРРга җитди якын килергә тиеш”
2012 елның 14 сентябре, җомга
Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе, РФ субъектлары үзара тәҗрибә алмашсын һәм кызыксынуларын бергәләп алга җибәрсен өчен, нәтиҗәле оешма булып тора. Шундый фикерне бүген Новосибирскида “Интерра-2012” халыкара инновацион форумында (аны оештыручыларның берсе - АИРР) ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
ТР Президенты журналистлар белән әңгәмәсендә илнең алдынгы фәнни үзәкләренең берсендә - Новосибирскида үткәрелә торган “Интерра-2012” форумы очрашулар һәм инновацион өлкәдә төбәкара элемәтләрне җайга салу мәйданы булуын билгеләде.
“Миңа, Республика җитәкчесе һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе буларак, монда, бу форумда булу зур хөрмәт, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бик кызыклы утырыш булды, ләкин мин эшлекле сәфәр кысаларында тагын күп кенә кызыклы элемтәләр булыр, дип өметләнәм”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Ассоциациядә катнашучы һәрбер регион аннан файда ала. “Төбәкләрдә кызыклы эшләр башкарыла, ләкин бу хакта без бик аз беләбез. Һәрбер төбәкнең үз конкурентлык өстенлекләре, билгеле бер тәҗрибә бар, һәм без Ассоциация кысаларында алар белән алмаша алабыз”, - дип саный Р.Миңнеханов.
Ул Ассоциациянең инвестицион сәясәт мәсьәләләрендә федераль институтлар белән тыгыз хезмәттәшлек итүен искәртте.
“Беркем дә безне берләшергә этәрмәде – без үзебез моңа килдек. Һәм мин хакимиятнең федераль органнары безнең идеягә җитди якын килергә тиеш, дип саныйм”, - дип тәгаен ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Новосибирскида шулай ук Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышын уздырды. Утырыш вакытында комитетларның эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләшенде, якын айларга планнар һәм бурычлар билгеләнде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз