Рөстәм Миңнеханов “Мегафон” ААҖ генераль директоры Иван Таврин белән очрашты

2012 елның 15 сентябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мегафон” ААҖ генераль директоры Иван Таврин белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Владимир Леонов һ.б. катнашты.

Яклар республикада мобиль элемтә үсеше һәм 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Искәртеп узабыз, “МегаФон” компаниясе беренчеләрдән булып 2013 елгы Универсиаданың генераль партнеры булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International