Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды
2012 елның 18 сентябре, сишәмбе
Бүген Мәкәүдә ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. “Бүген Татарстаннан читтә дә республика үсешенә, димәк, гомумән ил үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырабыз. Киләчәктә дә бергәләп Россия халкы өчен хезмәт куярбыз дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасы алдыннан.
“Нефть фәнни-эзләнү һәм проект институты” ААҖ техник директоры Владимир Шуверов, ТР нефть эшкәтү һәм нефть химиясе сәнәгате үсешенә шәхсән өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.