Татарстандагы социаль-мәдәни объектларның 43,7 проценты җылылык белән тәэмин ителгән

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе
Татарстан муниципаль берәмлекләрендә җылыту сезонына әзерлек барышы һәм электр энергиясе белән газга бурычлар мәсьәләләре буенча бүген ТР Министрлар Кабинетында республика күләмендә видеоконференция режимында сөйләшү булды. Шул хакта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Равил Кәримов аңлатма бирде. Очрашуда, шулай ук, ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов та катнашты.

15 сентябрьда план буенча җылыту сезонына әзерлек төгәлләнде, дип белдерде министр урынбасары. Аерым алганда, республикадагы мәгариф учреждениеләренең 99,1 процентында сезонга әзерлек тәмам, сәламәтлек саклау өлкәсе учреждениеләрендә – 99,8 һәм мәдәният объектларының 97,8 процентында. 17 сентябрь мәгълүматлары буенча, Татарстанда булган 3566 мәгариф учреждениесенең 1631ендә, ягъни 45,8 процентында, 1820 сәламәтлек саклау өлкәсе учреждениесенең 988ендә, ягъни 54,3 процентында җылылык бирелгән. Республикада 1897 мәдәният объекты исәпләнә, шуларның 588е, яки 31 проценты җылылык белән тәэмин ителгән. Җыеп кына әйткәндә, социаль-мәдәни объектларның 3207сенә, ягъни 43,7 процентына торбалар буйлап җылылык җибәрелгән, диде Р.Кәримов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International