Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендәге киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Сколково инновацион үзәгендә үтте.
Киңәшмәгә кадәр РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Сколково инновацион үзәгенең беренче бинасында булды.
Дмитрий Медведев шулай ук компания эшчәнлеге белән танышты, алар дистанцион медицина һәм югары медицина технологияләре өлкәсендәге эшләнмәләрен күрсәттеләр. Аерым алганда, аңа Сколковода югары медицина технологияләрен укыту үзәге булдырырга тәкъдим иттеләр.
РФ Премьер-министры Сколково инновацион үзәгендә булганда “Россиядә фармкомпания уңышы сере” (“Рецепт успеха фармкомпании в России”) конференциясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Конференция медицина һәм инновация өлкәсендәге җитәкчеләрне туплады. Җыелганнар якын арада ватан медицина инновацияләре үсешенең юнәлешен билгеләргә тырыштылар.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.