Рөстәм Миңнеханов Россия Чаңгы узышлары федерациясе җитәкчесе белән очрашты

2012 елның 19 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Чаңгы узышлары федерациясе җитәкчесе Елена Вяльбе очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов та катнашты.

Яклар илдә һәм аерым төбәкләрдә спорт үсеше буенча фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов Елена Вяльбега якындагы елларда Татарстанда узачак вакыйгалар, аерым алганда, Казанда узачак 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм башка халыкара дәрәҗәдәге ярышлар турында сөйләде.

17-19 сентябрьдә Зәй шәһәрендә “Ялта-Зәй” спорт-сәламәтләндерү үзәге базасында Россия Чаңгы узышлары федерациясе Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе белән бергә чаңгы узышлары буенча техник делегатлар семинары үткәрә. Семинарда Россия Чаңгы узышлары федерациясенең техник делегатлары һәм Россия төбәкләреннән килгән спорт судьялары катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International