ТР Хөкүмәт җитәкчесе Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе белән очрашты

2012 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары - Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан идарәсе башлыгы Елена Паткина, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов һ.б. катнашты.

Ольга Дергунова Татарстан башкаласында күргәннәре буенча хис-кичерешләрен белдерде. Ул “Электрон Хөкүмәт”, ИТ-парк кебек проектларны югары бәяләде. “Мондый идеяләр күптән бар иде, ә аларның гамәлгә куелып эшләүләрен күрү бөтенләй икенче нәрсә”, - диде Ольга Дергунова.

Искәртеп узабыз, Ольга Дергунова Казанга сәфәре кысаларында Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан идарәсе яңа бинасын, ИТ-паркны, Универсиада авылын һәм башка объекларны карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International