ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Павлодарда (Казакъстан Республикасы) өлкәнең Татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булды. Исегезгә төшерик, Рөстәм Миңнеханов, Казакъстан Республикасы белән Россия Федерациясе төбәкара хезмәттәшлеге IX форумының пленар утырышында катнашу өчен, - Павлодарда. Форумга Казакъстанның һәм Россиянең эре бизнес-структуралары җитәкчеләре, Россия һәм Казакъстанның министрлыклары һәм ведомстволары, халыкара үсеш институтлары җитәкчеләре, экспертлар һәм делегатлар, барлыгы 450дән артык делегат чакырылган.
Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында ачылган төбәкара күргәзмә экспозицияләре белән дә танышты.