Татарстан Президенты Жильберто Грибадо Euronews директоры белән очрашты

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Euronews директоры Жильберто Грибадо белән очрашты. Очрашу Татарстанның Euronews телеканалы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә, шул исәптә спорт вакыйгаларын, 2013 елгы Универсиданы ТВ-каналда һәм Euronews интернет-каналында яктыртуга багышланган иде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Казанда 2013 елда җәйге Универсиада кебек киңкүләмле вакыйганы үткәрүгә аз вакыт калды, бүген уртак эшчәнлек перспективалары буенча фикер алышу мөһим.

Очрашуда “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International