Татарстанда 1,6 млн кв. метр торак - планлаштырылганның 68,7%ы файдалануга тапшырылган

2019 елның 7 сентябре, шимбә

Татарстанда 1 млн 665 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылганның 68,7%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 2019 елга гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 6 сентябрьгә статистика органнарына гомуми мәйданы 158,8 мең квадрат метр булган 2 мең 720 фатирлы 75 йорт буенча хисап бирелде.

90 йортның 18е инде төзелгән, 38е – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 33е – урта һәм 19ы – түбән дәрәҗәдә.

Алексей Фролов сүзләренчә, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 52 йортның 37се – югары һәм 15е уртача әзерлек дәрәҗәсендә. 7 мең 325 индивидуаль торак йортның 6 мең 294е файдалануга тапшырылган.

Газлаштыру фонды линиясе буенча эшләр дәвам итә. Республикада 193,1 км торбаүткәргеч (90%) һәм 39 су башнясы (93%) төзелгән, 32 скважина борауланган (97%), шулай ук 12 мең 224 яктырткыч (99%) урнаштырылган.

Шулай ук Алексей Фролов җылыту сезонына әзерлек турында мәгълүматлар җиткерде. Көзге – кышкы чорга 3 мең 119 мәгариф объекты (97%), 1 мең 995 сәламәтлек саклау объекты (97%), 2 мең 42 мәдәният объекты (95%), 205 спорт объекты (96%), 169 социаль яклау объекты һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (99%) әзерләнгән.

Коммуналь өлкә объектларыннан 2 мең 30 котельный (97%). 3 мең 138 км җылылык челтәре (97 %), 2 мең 369 су алу корылмасы (99%), 303 суүткәргеч насос станцияләре (98%), 17 мең 637 км суүткәргеч челтәр (98%) һәм 4 мең 80 км канализация челтәре (90% ) ягулык сезонына әзер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International