Рөстәм Миңнеханов Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний белән очрашты

2012 елның 22 сентябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узаган очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.

Яклар илдә һәм төбәкләрдә балыкчылык тармагы үсеше мәсьәләләре, шулай ук балык үрчетү проблемалары һ.б. буенча фикер алышты.

Искәртеп узабыз, Андрей Крайний Казанга “Халык балыкчылыгы” бөтенроссия фестиваленең йомгаклау этабында катнашу өчен килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International