Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов “Авыл клублары” программасы хакында: “Әйдәгез, яхшырак эшлик”
2012 елның 22 сентябре, шимбә
22 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, заказчы һәм подрядчыларның җайга салыган эше нәтиҗәсендә авыл клублары төзелеше буенча 16 объектта төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланган, башкарма комитетлар объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт биргән. Әмма Татарстанда 2 атнада авыл клублары төзелешендә бары тик аз гына алга китеш булган районнар бар. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында торак тапшыру буенча узган киңәшмәдә белдерелде.
Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында уза. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин 2 атна элек узган киңәшмәдә авыл клублары төзелешен катгый контрольгә алу турында сөйләштек дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу 2 атнада билгеле уңай алга китеш бар. “Кызганычка каршы, Казан шәһәре, Мамадыш, Алабуга, Апас, Яшел Үзән районнарында уңай үзгәреш аз”, - дип борчылуын белдерде докладчы.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Яшел Үзән районында объект план буенча декабрьдә тапшырылырга тиеш, шуңа күрә аны графиктан артта калучылар рәтенә кертмәскә мөмкин дип аңлатып үтте.
“2 атна эчендә динамика юк. Яхшы һава шартлары торганда начар эшләгәч, кыш көне яхшы эшләячәксезмени? Сез нигә миңа әкият сөйлисез?” – дип шәрехләде слайдларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. “Әйдәгез, бер-беребезне аңлап яхшырак эшлик”, - дип билгеләп үтте ул һәм эшләрне тиешле срокта тәмамлау кирәклеген ассызыклады. “Кешеләр авыл клублары әзер булуын көтә һәм иң мөһиме башкарылган эшләрнең сыйфатлы булуы, диде Рөстәм Миңнеханов. Киләсе елда авыл клублары төзелеше планнары турында ул эшләрне иртә язда башларга һәм объектларны җәй тапшыру зарур дип билгеләп үтте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз