Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры: “Чистай – борынгы традицияләргә бай шәһәр”
2012 елның 22 сентябре, шимбә
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чистайга эш сәфәре кылды, анда төрле объектларда булды һәм Шәһәр көне бәйрәмендә катнашты.
Быел 231 еллыгын бәйрәм иткән Чистайга РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм РФ Мәдәният министрлыгы вәкиле килде.
Республика Хөкүмәте җитәкчесе “Алабуга” махсус транспорт заводы” ҖЧҖнең производство мәйданчыгында, Скарятински бакчасында, Борис Пастернак музеенда булды. Аңа музейда Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгын төзү концепциясе тәкъдим ителде.
Аннары республика Премьер-министры Чистай үзәк стадионында Шәһәр көне бәйрәмендә катнашты. Анда ул Чистай районы предприятиеләре продукцияләре белән танышты һәм Чистайда беренче тапкыр узган ТР Икмәк комбинатлары хезмәткәрләре конкурсында катнашкан икмәк пешерүчеләр белән кондитерлар күргәзмәсен карады.
Илдар Халиков чистайлыларны ТР Президенты һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлады. “Чистайлылар горурлана ала. Чистай – борынгы традицияләргә бай шәһәр. Ул гасырлар буе эре индустриаль һәм авыл хуҗалыгы үзәге. Бөек Ватан сугышы чорында Чистай 200дән артык язучыны, мәдәният эшлеклесен һәм аларның гаилә әгъзаларын сыендырган”, - диде ул.
Соңгы елларда Чистайда яңа социаль объектлар пәйда була, дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте җитәкчесе. “Бу шәһәрнең киләчәге бар”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Ул чыгышы ахырында чистайлыларга уңышлар, сәламәтлек теләде һәм ТР бүләкләре тапшырды.
Шулай ук бәйрәмдә Александр Сидякин һәм Алексей Кучеренко котлаулары да яңгырады, Россия мәдәният министрының котлау хаты укылды, ул Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгын төзү концепциясен уйлап табучыга рәхмәт белдерә һәм якын арада бу идея чынга ашачагына ышана.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз