Алексей Песошин Россия Эчке эшләр министрлыгы миграция бүлекчәсенә 300 ел тулу уңаеннан хезмәткәрләрне котлады

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия Эчке эшләр министрлыгы миграция бүлекчәсенә 300 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы узды.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап, Алексей Песошин  өч йөз ел дәвамында бу бүлекчәдә эшләгән хезмәткәрләрнең вәкаләтләре алышып торды, ләкин илнең миграция сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү булган төп бурыч үзгәрешсез калды, дип билгеләде.

Алексей Песошин сүзләренчә, үзләренең тарихи ватаннарына күчеп кайтучы ватандашларыбызны зур ярдәм белән тәэмин итү, өстенлекле бурычларның берсе булып тора. “Республика Хөкүмәте бу мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бирә, алга таба да миграция бүлекчәсе эшендә ярдәм итәчәк”,- диде ул.

ТР Хөкүмәте башлыгы ветераннарга аерым мөрәҗәгать итте. “Эчке эшләр органнарының миграция хезмәте традицияләрен үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт!”,- дип өстәде Алексей Песошин.

Аннары ТР Премьер-министры алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International