Казанда шәрыкны өйрәнүче галимнәрнең сигезенче җыены ачылды

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе
Бүген Казанда Россиядә Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең сигезенче корылтае ачылды. Республика җитәкчелеге исеменнән галимнәрне ТР Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде. Көнчыгышны өйрәнүчеләр корылтае ике елга бер тапкыр уздырыла. Җыенны Россия Фәннәр академиясе, РФАнең тарих-филология фәннәре бүлеге, РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты, Россиянең Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте, ТР Фәннәр академиясе һәм КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты оештыра.

Илдар Халиков сәламләү сүзендә фәнни форумның мөһимлеген билгеләп үтеп: “Республика иҗтимагый-агарту җыеннарын уздыру өчен уңайлы мәйданчык булып тора. Ә бүгенге конференциянең темасы Татарстан, Казан һәм Казан университеты өчен аерата кадерле. Менә инде 205 ел дәвамында Казан университеты галимнәре бу тема белән тирәнтен шөгыльләнә, Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең сигезенче съезды әлеге эшчәнлекне дәвам итү өчен этәргеч булыр дип ышанам”, - диде.

Ильдар Халиков форумда катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Анда Татарстанның Россия халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрдә, Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятларының бер-берсен баетуда аерым бер роль уйнавы билгеләп үтелә.

“Казанда мондый дәрәҗәле форумның узуы тагын бер кат Көнчыгышны өйрәнүчеләребезнең көнүзәк фәнни проблемаларны тикшерүгә керткән хезмәтен бәяләү турында сөйли. Бүген дөньяда глобаль үзгәрешләр барган чорда, Көнчыгыш турында белемнәрне яңартырга, көнчыгыш илләре һәм төбәкләре үсешен фәнни яктан фаразларны белергә кирәк. Ә бу форум моңа этәргеч бирәчәк”, - диелә сәламләүдә.

Корылтайда катнашучыларны шулай ук КФУ ректоры Илшат Гафуров сәламләде. Ул фәнни форумның фән дөньясы гына түгел, бөтен иҗтимагый-сәяси тормыш өчен әһәмиятле вакыйга дип билгеләп үтте. Илебездә Көнчыгышны өйрәнү юнәлешенең Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуын, мәдәни-сәяси аралашуга нигез булуын белдерде.

РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча Илчесе, әлеге министрлыкның Цивилизацияләр альянсы буенча махсус вәкиле Константин Шувалов РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламләвен җиткерде. Анда илебездә Көнчыгышны өйрәнү мәктәбенең дөньяда әйдәп баручылардан булуы, Россия галимнәренең Көнчыгыш илләре турындагы фәнни хезмәтләре халыкара фәнни-эскпертлар җәмгыятендә лаеклы рәвештә танылуы, бүгенге көндә шанлы традицияләрне галимнәр сафында торучыларның дәвам итүе ассызыклап үтелә.

Әлеге җыенда Россиянең дүрт йөзләп Көнчыгышны өйрәнү галиме катнаша. Ә Казанның Көнчыгышны өйрәнү мәктәбе Европада бик күптәнгеләрдән исәпләнә. Казан мәктәбенә 1804 елда ук нигез салынган һәм бай материал тупланган.

Корылтай вакытында фәнни-мәгълүмати проблемалар, фәнни профессионализм, фәнни мәктәпләр традицияләрен саклау, белгечләр әзерләү, яңа төзелгән тикшеренү һәм белем бирү үзәкләрен лицензияләү, Россиядә Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең, юкка чыгу алдында торган фунадменталь юнәлешләрне саклау максатыннан, фән өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары һәм яңа тикшеренү методикалары кертү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышу көтелә. Көн тәртибенә шулай ук чыганаклар фондын электрон каталогларга салу мәсьәләләрен чыгару, көнчыгышны өйрәнү буенча фәнни журналлар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча сөйләшергә җыеналар.

Җыенда иҗтимагый һәм дини оешмалар, Көнчыгыш илләренең диломатия корпусы вәкилләре, Оксфорд университеты, Бамберг һәм Берлин университеты, Амстердам университеты, София университеты, Вильнюс университеты, Төркия, Иран, Грузия, Япониянең Көнчыгышны өйрәнү үзәкләре галимнәре катнаша.

Корылтай вакытында “Көнчыгыш белән бәйле белем бирү”, “тарих һәм археология”, “Көнчыгыш халыклары мәдәниятлары һәм диннәре”, “Тел белеме”, “Тарих”, “Политология”, “Этнология һәм филология”, “Икътисади мөнәсәбәтләре” секцияләре эшләячәк.

Казанда Россиядә Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең сигезенче корылтае узу якын, урта һәм ерак Көнчыгыш илләре белән багланышларда Татарстан Республикасының абруен күтәрергә ярдәм итәр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International