Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Сингапур эшлекле даирәсенә “Иннополис” проектын тәкъдим итте
2012 елның 25 сентябре, сишәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре Сингапур Халыкара сәнәгать комитеты җитәкчесе һәм Сингапур Республикасы премьер-министры секретариатының икътисади үсеш буенча махсус киңәшчесе Филипп Йео әфәнде белән очрашу белән тәмамланды.
Очрашуда Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры урынбасары, “Иннополис” проекты җитәкчесе Антон Грачев катнашты. Шулай ук Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич һәм RunaCapital венчур фондына нигез салучы Сергей Белоусов та бар иде.
Татарстан күп еллар дәвамында Сингапур Республикасы тәкъдим иткән тәҗрибәгә таяна һәм мәгълүмат коммуникацияләре технологияләре, транспорт инфраструктурасы, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә туплау өчен үз белгечләрен җибәрә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Сингапур эшлекле даирәсенә “Иннополис” проектын тәкъдим итте. Ул инновацион шәһәр төзелеше ТР Югары Ослан районында башланды дип сөйләде. 1200 га территориядә 155 мең кеше яши һәм эшли алыр дип планлаштырыла. Алар өчен берничә технопарк һәм торак төзеләчәк, инфраструктура – балалар бакчасы, мәктәп, музей, мәдәният йорты, кибет, медицина үзәге, күңел ачу учреждениеләре, IT-университет булачак.
“Иннополис” – федераль дәрәҗәдәге проект, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Аны Ли Куан Ю һәм Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев хуплады, проектта Карнеги Меллон университеты катнашуы турындагы килешү бар. Бу Россиядә мондый киң күләмле һәм дәрәҗәле беренче проект”.
Йео әфәнде проект зур кызыксыну уята һәм Сингапур эшлекле даирәләре белән хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр ача, дип белдерде. Ул киләчәктә үсеш стратегиясен бергәләп эшләү белән кызыксынуын белдерде. “Без диалог өчен ачык һәм Татарстан проектларында Сингапур тәҗрибәсен куллану вариантлары буенча фикер алышуга әзер”, - дип ассызыклады ул.
Очрашу ахырында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Йео әфәндене Татарстанга чакырды һәм урында “Иннополис” концепциясен өйрәнергә, инновацион үсеш буенча республика партнеры булырга мөмкин.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз