Алексей Песошин Марат Җаббаровны Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллективына тәкъдим итте

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручыны билгеләделәр.

Марат Әхмәтов Дәүләт Советына депутат итеп сайланды һәм министрлык вазифасыннан китте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп Марат Җаббаров билгеләнде.

Аны коллективка Республика хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин тәкъдим итте.

Марат Җаббаров моңа кадәр Буа районы башлыгы вазифасын башкара иде. Хәзер аның вазифаларында вакытлыча Буа Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов калды.

“Барлык вазифаларда да Марат Җаббаров үзен акыллы җитәкче итеп күрсәтте. Авыл хуҗалыгын үстерүгә, нәтиҗәлелекне һәм  көнәшлеккә сәләтлелекне  арттыруга аерым игътибар бирде. Тупланган бай тәҗрибәсе аңа яңа вазифасында ярдәм итәр, дип саныйм”, - дип билгеләде Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International