Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы утырышын үткәрде
2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе
Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” җәмгыятенең Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Директорлар советы утырышы каравына биш мәсьәлә чыгарылган иде.
“НИИграфит” ААҖ генераль директоры Евгений Маянов Татарстан территориясендә уртак производстволар төзү мөмкинлеген караучы перспектив проектлар хакында сөйләде. Әлеге институт илдә конструкцион углерод материаллар, чимал җитештерү буенча әйдәп баручы институтлардан санала. Озак еллар дәвамында биредә эшләнгән перспективалы материалларның зур өлеше хәрби максатларда гына файдаланылып килде. Евгений Маянов ассызыклаганча, бүген максат – институтның элекке еллардагы һәм яңа эшләнмәләренә киң кулланылыш өлкәләре табу. “Бүген тәкъдим итә торган эшләнмәләребезне Татарстан мәйданнарында гамәлгә ашыру перспективаларын күрәбез”, - дип ассызыклады ул. Бүгенге җыелышта тәкъдим ителгән шундый проектлар арасыннан графит нигезендә җитештерелгән углеродлы композицион материалларны, әлеге җепселләрне медицина максатларында куллануны, перспектив конструкцион графит җитештерү буенча Татарстанда чимал производствосы төзүне һ.б. атап үтәргә була. Аның ассызыклавынча, графит нигезендә җитештерелгән материал уникаль үзлеккә ия. Ул металлургиядә, химия, нефть химиясе, машина төзелешендә актив кулланыла. Эксплуатация вакытының зур булуы, термик яктан чыдамлыгы белән дә аерылып тора.
Углерод җепселләрне медицина өлкәсендә куллануга килгәндә, бүген тәкъдим ителгән шундый проектларның берсе глаукоманы дәвалауга кагыла. Халык арасында киң таралган әлеге күз авыруын дәвалауда файдаланылучы дренажлар бүген алтын, платина кебек кыйммәтле металл эретмәләреннән ясала. “НИИграфит” исә дренажны гидроцеллюлоза нигезендә углерод җепселләреннән эшләргә тәкъдим итә. Мондый җепселләр тере материядән аерылып та тормый, организм да аларга җиңел ияләшә.
“НИИграфит” җитәкчесе углерод җепселләрне төзелештә, нефть чыгару өлкәләрендә куллануга кагылышлы проектлар белән дә таныштырды.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә бу материалларны куллануның ныклы системасы булырга тиеш. Ул әлеге материаларны куллану өлкәләре буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
“Татнефтехиминвест-холдинг”җәмгыяте Директорлар советы утырышында Россия фәннәр академиясенең химик физика проблемалары институты директоры урынбасары Эльмира Бадамшинаның чыгышы да тыңланды. Ул институтның наномодификацияле бәйләгеч һәм полимер композит материаллар булдыру өлкәсендәге эшчәнлеге хакында бәян итте. Полимер композицион материалларның роле көннән-көн үсә баруга басым ясап, бу өлкәдә Татарстан белән хезмәттәшлекнең активлашачагына өмет белдерде. Президент Рөстәм Миңнехановны төрле нанокисәкчекләрне өстәп җитештерелүче заманча полимерларның үзенчәлеге, нанокисәкчекләрне өстәү технологияләре, әлеге институт тәкъдим иткән хезмәттәшлек формалары кызыксындырды. Эльмира Бадамшина искәртеп узганча, әлеге наноөстәлмәләр материалның физик-механик халәтен 1,5 тапкырга арттырырга ярдәм итәчәк икән.
“Без яңа төр материлалларны куллану өлкәләрен киңәйтү турында сүз алып барабыз”, -дип Рөстәм Миңнеханов үзебезнең предприятиеләрдә җитештерелүче полимерларның сыйфатын яхшырту зарурлыгын, төзелештә максималь рәвештә яңа материалар куллану кирәклеген искәртте. Республика башлыгы яңа төр композит материалларның төп кулланылыш өлкәләре булып автокомпонентлар җитештерү һәм төзелеш тармагы торуына басым ясап, октябрь башында Төркиянең Бурса каласында автокомпонентлар җитештерүчеләр форумында бу хакта сүз барачагын җиткерде.
Директорлар советы утырышында шулай ук республиканың нефть-газ, химия комплексы предприятиеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды.
Утырышка кадәр “Татнефтехиминвест-холдинг” акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышы узды. Анда ябык тавыш бирү юлы белән ревизия комиссиясенә яңа әгъзалар сайланды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз