Президент ассызыклавынча, республиканың тышкы сәүдә әйләнеше күләменең 70 проценттан артыгы һәм чит ил инвестицияләренең 98 проценты Европа илләренә туры килә. “Шуңа күрә без Европа берелегенең тиз арада икътисади кризистан чыгуын бик телибез. Икенче яктан караганда, кризисның яңа мөмкинлекләр, идеяләр һәм элемтәләр эзләү өчен уңайлы вакыт булуын бизнес вәкилләре яхшы аңлый”, -ди Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге көндә Люксембург белән Татарстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнешендә күбрәк әлеге илдән импорт өстенлек итә. Бүген форум ачылышына кадәр ТР Президентының Люксембург премьер-министры, министрлары, эшлекле даирә вәкилләре белән эшлекле иртәнге аш кысаларында узган сөйләшүендә ике арада багланышларны үстерүнең яңа юнәлешләре хакында тәкъдимнәр каралган. Форум ачылышында яклар аларны тагын бер кат барлап узды.
“Люксембургны үзләрендә булган заманча технологияләрне кулланып безнең сәнәгать потенциалын модернизацияләүгә чакырабыз”, - дип искәртте Татарстан башлыгы. Аның сүзләренә караганда, бездә югары технологияләр, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, нефтехимия, энергия саклау, авиатөзелеш, төзелеш материаллары җитештерү, банк эшчәнлеге, консалтиг һ.б.юнәлешләрдә Люксембург компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Татарстан шулай ук Люксембург компанияләрен “Алабуга” МИЗының резидентлары арасында булуын да тели. Президент республиканың логистик үзәкләр,”Иннополис” проекты, шулай ук халыкара спорт ярышлары кысаларында да хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.