Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Люксембург Премьер-министры белән очрашты
2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер җитәкчелегендәге делегациянең Татарстан башкаласына рәсми визиты Казан Кремлендә төгәлләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Люксембург ягыннан Бөек Герцоглыкның Иктисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер, Люксембург Бөек Герцоглыгы Хөкүмәте эшләре белән идарә итүче Марк Колас, Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг һәм башка эшлекле затлар, Татарстан ягыннан Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.
“Сезне Казан Кремлендә сәламлим. Агымдагы елның апрель аенда Люксембургка кылган эш сәфәрен зур канәгатьлек хисе белән искә төшерәм. Казанга эш сәфәре Сездә дә уңай тәэсирләр калдырыр дип ышанам”, - дип башлады Рөстәм Миңнеханов ике яклы очрашуны.
“Люксембургның Россия Федерациясенә кылган, Казанда нокта куелган эш сәфәренең, Россия һәм Бөек Герцоглык арасындагы багланышларның тагын да ныгуына йогынты ясаячагына шигем юк”, - дип ассызыклый Президент.
“Без үзебезне лаеклы төстә күрсәтергә тиешбез. Бүген берничә очрашу уздырдык һәм якын арада Люксембург бизнесменнарыннан торган мәртәбәле делегациянең Татарстанга визиты планлаштырыла”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Люксембург Хөкүмәте башлыгына Казанга кылган сәфәре өчен рәхмәтен җиткерде. “Безнең апрель аенда Люксембургка эш сәфәре барышында әйткән сүзегездә тордыгыз. Безгә килдегез, бу безнең өчен зур дәрәҗә һәм горурлык”, - ди Р. Миңнеханов. “Безнең үзара хезмәттәшлек масштабы күпкә зуррак булырга тиеш. Татарстан һәм Люксембург төрле өлкәләрдә элемтәдә тору өчен олы потенциалга ия. Безнең үзара бизнес үсеше өчен шартлар тудыру – Татарстан Хөкүмәте һәм Люксембург җитәкчелегенең бурычы булырга тиеш. Шәхсән безнең республикада югары үсешле сәнәгать, югары фәнни-технологик мөмкинлекләр дә бар. Татарстан Сезнең өчен Россия базарына чыгу өчен плацдарм булырга, ә Люксембург безнең өчен Ауропага керү урыны булырга тиеш”, - дип ассызыклады Президент һәм визит кысаларында төгәл проектларга чыгу мөһимлегенә дә игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, бу аеруча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә мөмкин булыр иде. “Без шулай ук автокомпонентлар җитештерү, энергонәтиҗәлелекне арттыру белән дә кызыксынабыз. Безнең машина, автомобиль төзелеше, нефть химиясе тармакларында потенциалыбыз бай”, - ди Рөстәм Миңнеханов.
ТР башлыгы чыгышында Казанда көтеләчәк дәрәҗәле спорт чаралары хакында да искәртеп узды.
Жан-Клод Юнкер исә Татарстан башлыгына, делегацияне җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Минем сезнең матур башкалагыз турында күп укыганым булды, әмма аны үз күзләрем белән күрәсем килде”, - дип белдерде мактаулы кунак. “Сездә башкарылган күп эшләрне үзебездә дә тормышка ашырырга теләр идек. Безгә сезнең белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне урнаштыру зур әһәмияткә ия. Без мөмкин кадәр күбрәк Люксембург эшмәкәрләрендә Татарстанга карата кызыксыну уятырга телибез”, - дип белдерде Премьер-министр һәм Люксембург компанияләренең Татарстан үсешенә үзенең саллы өлеш кертәчәгенә ышанычын белдерде. “Сезнең республика икътисадында Люксембург предприятиеләренең лаеклы урын алачагына ышаныйк”, - ди ул.
Бөек Герцоглыкның Иктисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер исә биотехнологияләр үсеше, мәгүлүмати технологияләр, логистика өлкәләрендә Люксембургның шактый алга киткән дәүләт булуына ишарәләде. Ул шулай ук студентлар алмашы һәм IT-парклар арасындагы хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләсенә тукталды. Аның фикеренчә, Казан һәм Люксембург арасында һава юлы элемтәсен дә оештыру мөмкин булыр иде. Бу туризм үсеше өчен мөһим, дип саный Этьен Шнайдер.
Татарстан – Люксембург хезмәттәшлегенә килгәндә, 2012 нче елның 1 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, яклар арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 816,6 мең АКШ долларын тәшкил иткән, шул исәптән экспорт 3,5 мең АКШ доллары күләмендә, импорт исә 831,1 мең АКШ доллары. Республикада Люксембург капиталы кертелгән 3 предприятие эшли, аларның икесе Люксембург инвесторларының устав капиталына 100 процентлык вклад белән. Люксембургтан Татарстан икътисадына тупланган чит ил инвестицияләре күләме ел башына 351 миллион АКШ долларыннан гыйбарәт. Татарстанның Люксембург Бөек Герцоглыгы белән хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләренә килгәндә, Люксембург компанияләрен “Алабуга” МИЗ ына җәлеп итү; инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек үсеше; энергетика, автомобиль һәм машина төзелеше өлкәләрендә предприятиеләр арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу; химия, пыяла, азык-төлек сәнәгате, логистика хезмәтләре өлкәләрендә кооперация элемтәләре үсеше; фармацевтика һәм медицина товарларын җитештерү өлкәләрендә хезмәттәшлек үсеше; дәвалау учреждениеләрен югары технологияле медицина җиһазлары белән тәэмин итү; финанс һәм банк хезмәтләре; алдынгы мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру кебекләрне санап узарга була.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз