Татарстан Президенты сайтында Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы трансляциясе оештырылачак

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Иртәгә, 2019 елның 25 сентяберендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итә. 

Чара Казанда С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында үткәрелә. 

Тантанада Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, ТР учреждениеләре һәм предприятиеләре вәкилләре катнаша. 

Чараның туры трансляциясе Татарстан Республикасы Президенты сайтында оештырылачак (www.president.tatarstan.ru). Сәгать 10.00 башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International