Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов миграция сәясәте буенча округ киңәшмәсендә катнашты
2012 елның 28 сентябре, җомга
Бүген Сарытауда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның “Дәүләт миграция сәясәте концепциясен гамәлгә ашыруның дәүләт аспектлары турындагы” утырышы узды. РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Михаил Бабич киңәшмәне ачып, миграция нәтиҗәлерәк булырга тиеш дип билгеләп үтте. Аның фикеренә караганда, миграция агымын көйләүче закон базасы камилләштерүгә мохтаҗ.
Округның географик үзенчәлекләре нәтиҗәсендә, Идел буе федераль округы өчен миграция сәясәте актуаль булып тора. “Кызганычка каршы, халыкның китү мәсьәләсен хәл итеп булмады һәм аны миграция исәбенә генә көйләп булачак, әмма мигрантлар агымы идарә итәрлек булырга тиеш, - диде Президентның ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле. – Безгә эшче куллар кирәк. Икенче яктан, икътисади проблемалар, куркынычсызлык проблемалары бар. Эшче мигрантларны җәлеп итү стандартлары эшләнмәгән”.
Аның сүзләренә караганда, 6 елда округка 3 мең кеше килгән һәм теркәлгән – бу бик аз. 7 айда Идел буе федераль округыннан 1,2 мең легаль булмаган чит ил кешеләр һәм гражданлыгы булмаганнар чыгарылган.
Киңәшмәдә Сарытау өлкәсе губернаторы Валерий Радаев ясаган төп докладында агымдагы елның 7 аенда округтан 90,8 мең кеше киткән, ә 79,6 мең кеше килгән дип белдерде. Шул ук вакытта 8 төбәк округында халыкның күчеп китүе күзәтелә. Шуңа күрә төбәкләр өчен чит ил эшче кулларын җәлеп итү актуаль булып тора. Округ чит ил мигрантларын җәлеп итүчәнлеге буенча илдә өченче урынны били. Аларны актив кабул итүче төбәкләргә Башкортстан, Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе керә.
2012 елның 1 августына булган мәгълүматларга караганда, округ территориясендә вакытлыча рөхсәт буенча 68575 чит ил гражданы яши. Аларның бер өлеше түбән хезмәт хакына хезмәт куя.
Күп кенә төбәкләрдә чит ил гражданнары милләтара мөнәсәбәтләр киеренкелеген көчәйтә. Төрмәдән чыккан чит ил мигрантлары аерым проблема булып тора.
Шулай да бу чорда ИФО төбәкләренең күбесендә эшче кулларга булган ихтыяҗны чит ил мигрантлары һәм БДБ илләрендә яшәүче ватандашларны кайтару белән генә хәл итеп була.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз