Татарстанда капиталь ремонт программасы 98%ка үтәлгән

2012 елның 29 сентябре, шимбә
Татарстанда 2012 нче ел программасы буенча планлаштырылган 849 йортның 836сында капиталь төзекләндерү эшt тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмә вакытында әйтелде.

Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Чарада Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар хәбәр итүенчә, 28 нче сентябрьгә капиталь төзекләндерү эше 4 миллиард 266,78 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның 97,66 процентын тәшкил итә. Өстәмә программа буенча капиталь төзекләндерү эшләре 64,43 миллион сумга башкарылган, бу еллык лимитның – 17 проценты.
Рөстәм Миңнеханов торак инспекциясен, халыктан кискен караш булмасын өчен, йортларны кабул иткәндә принципиаль позициядә булырга чакырды.
ТР Президенты киләсе елга капремонт планнарын хәзердән үк билгеләргә һәм барлык төзелеш программалары буенча нәтиҗәләр ясарга кирәклеген билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International