Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда полиция хезмәткәрләре арасында дзюдо буенча дөнья чемпионаты старт алды
2012 елның 29 сентябре, шимбә
Бүген Казанда “Ак барс” көрәш сараенда полиция хезмәткәрләре арасында дзюдо буенча дөнья чемпионаты старт алды. Россиянең спорт башкаласына 11 илдән: Австрия, Болгария, Бразилия, Чехия, Венгрия, Кувейт, Нидерланд, Россия, һ.б.- катнашучылар килгән.
Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хөкүмәте вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин һ.б. катнашты.
ТР Президенты һәм республика Хөкүмәте исеменнән спортсменнарга ТР Премьер-министры Илдар Халиков мөрәҗәгать итте. “Бөтендөнья җәйге универсиада 2013 әзерлек барышында Казанга шундый зур чараны кабул итәргә мөмкинлек бирелүенә шатмын. Мин монда килгән кунакларның тулы күләмдә үз спорт мөмкинлекләрен күрсәтә алуларын телим”, - диде ул. Шулай ук ул Татарстан башкаласы 2015 нче елда су спорт төрләре буенча, ә 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионатларын кабул итәчәген искәртте.
“Сезгә матур ярыш, матур көрәш телим. Бу ярышлар башкалардан сезнең спортсмен булуыгыз белән аерылып тора. Бу спорт төре эш вакытында түгел, ә спорт ярышында күбрәк кулланылуын телим”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 78 спортсмен ярышка эләккән, алар арасында 57 – ир-ат һәм 21 – хатын-кыз. Ярышлар 7 авырлык категориясендә үтәчәк. Җиңүчеләр шәхси һәм команда зачетында билгеләнәчәк.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, Казанның кунакларына ярышлардан тыш, шәһәрнең тарихы һәм архитектурасы белән танышырга мөмкинлек биреләчәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз