Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Россия төбәкләрендәге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең VI Бөтенроссия съезды ачылды
2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
Бүген Казанда Россия төбәкләрендәге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең VI илкүләм съезды ачылды. Казан Ратушасында съездның ачылыш тантанасы Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил Павел Астахов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Җыенда бала хокуклары буенча ил төбәкләрендәге вәкаләтле вәкилләрдән тыш, федераль ведомстволар, иҗтимагый һәм эксперт оешмалары вәкилләре дә катнаша.
Павел Астахов сәламләү чыгышын чираттагы съездны җылы кабул иткән Татарстан җиренә, аның җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен белдерүдән башлады. Оештыру эшләренең югары дәрәҗәдә башкарылуын аерым ассызыклады.
РФ Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил съезд делегатлары һәм кунакларына ил Президенты Владимир Путин белән РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевнең сәламләвен укып ирештерде.
“Сезнең даими, нәтиҗәле очрашуларыгыз – вәкаләтле вәкилләр институтының актив эшчәнлеге, алар фикер алыша торган темаларның актуальлеге хакында сөйли. Балаларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын саклау, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау белән бәйле мәсьәләләр сезнең җаваплылык өлкәгезгә карый. Балаларга, беренче чиратта, кайгыртучанлык, ярдәм күрсәтү кирәк. Сез балигъ булмаганнар хокукларын бозуга бәйле һәртөрле очракка оператив тәэсир итәргә, дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, ММЧ, волонтерлар оешмалары белән хезмәттәшлекне ныгытырга тиеш”, - ди сәламләү текстында Илбашы.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевның сәламләвендә съездда балаларга һәм гаиләләргә ярдәм буенча законнарны системалы камилләштерүгә, социаль ятимлекне киметүгә юнәлдерелгән чараларга зур игътибар бирелүе искәртелә. “Караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштыру дәүләт приоритеты булып тора. Бу бурычны нәтиҗәле хәл итү өчен, опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген яңача төзергә кирәк, уңышлы программаларны гамәлгә ашырган төбәкләр тәҗрибәсен пропагандалау зарур”, -диелгән юллар бар анда. РФ Президенты да, Хөкүмәт башлыгы да съездда катнашучыларга уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек тели.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның сәламләвен бүгенге чарада ТР буенча Баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов укып ирештерде.
Өч көн дәвам итәчәк VI съездның беренче көнендә РФ төбәкләрендә балалар мәнфәгатьләрен яклау буенча 2012-2017 елларга исәпләнгән илкүләм стратегияне гамәлгә ашыру хакында фикер алышу узачак. Икенче көнендә “Ятимнәрсез Россия” дигән һәм 2013-2020 елларга исәпләнгән федераль максатчан программа эшләү, гамәлгә ашыру перспективалары каралачак. Съездның өченче көнендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия өчен семинар узачак. Җыенда катнашучылар Татарстандагы балалар хосписында, Балалар клиник хастаханәсендә һ.б. булачак.
Павел Астахов искәрткәнчә, Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр съездлары, традиция буенча котлаулар һәм бүләкләүләрдән башлана. Казандагы җыен да шушы традиция буенча ачылды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкилнең “Балаларны яклау эшендә ихлас хезмәт өчен” II дәрәҗә медален, үз балалары янына ятим балаларны сыендырган Нурлат һәм Мөслим районнарыннан күпбалалы Ванчуриннар һәм Нуриевлар гаиләләренә “Балаларны яклау эшендә ихлас хезмәт өчен” III дәрәҗә медальләрен, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәровка, бала хокуклары буенча төбәкләрдәге вәкаләтле вәкилләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте генераль продюсеры Дмитрий Тумановка да Вәкаләтле вәкилнең Рәхмәт хаты, коллектив балаларына истәлеккә китаплар бүләк ителде.
Бүген съезд ачылышында “Созвездие-Йолдыз”лык коллективы шушы вакыйгага туры китереп “Бала бәхете” дигән җыр премьерасын тәкъдим итте. Павел Астахов әлеге җырны балаларның рәсми булмаган гимны итеп файдаланырга тәкъдим итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз