Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Актаныш районы башлыгы вазыйфасын башкаручы билгеләнгән
2012 елның 2 октябре, сишәмбе
Бүген ТР Актаныш муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы вазыйфасын башкаручы сайланган. Ул – Фаил Камаев. Моңа кадәр ул Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе иде.
ТР Актаныш районы башлыгы вазыйфасын башкаручыны ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Ул Ф.Камаевка шундый җаваплы урында уңышлар теләде һәм, теләк буларак, традицияләрне сакларга һәм район үсеше, чәчәк атуы өчен эшләргә киңәш бирде.
Исегезгә төшерик, 1998 нче елдан районны җитәкләгән Энгель Фәттахов кичә ТР фән һәм мәгариф министры итеп сайланды. Бүген сессиядә аңа карата бик күп яхшы сүзләр яңгырады. ТР Премьер-министры Энгель Фәттаховка республика Президентының Рәхмәт хатын тапшырды, ә район депутатлары аңа “Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины” статусын бирделәр.
Белешмә өчен: Фаил Камаев 1969 нчы елның 3 нче маенда ТАССР Мөслим районы Салауз-Мухан авылында туган. 1992 нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Мәгариф өлкәсендә эшләгән. 2005-2009 нчы елларда - Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш авылы, Актаныш районы Советы рәисе урынбасары. 2009 нчы елның августыннан - Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе. Өйләнгән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз