Бүген ТР Хөкүмәт йортында “Татспиртпром” ААҖ белән “Русский алкоголь” ЯАҖ хезмәттәшлеге турында беркетмә имзаланды. Имза кую чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Русский стандарт” холдингы президенты Рөстәм Тарико катнашты.
Хезмәттәшлек итү турындагы беркетмәгә “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов белән “Русский алкоголь” ЯАҖ генераль директоры Грант Винтертон имза куйды.