Алексей Песошин Татарстан бюджеты закон проекты буенча тыңлауларда катнашты

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында “2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды.

Бюджет проекты буенча парламент тыңлауларына киң җәмәгатьчелек чакырылган иде. Республиканың төп финанс законы проектын тикшерүдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профиль министрлык һәм ведомство вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын  Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.                                                                       

Республика бюджетын караганда, гадәттә, иң элек  депутатларны социаль-икътисади прогноз белән таныштыралар.

2020 елга Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешенең гомуми суммасы 264 818,8 млн.сум, 2021 елга – 270 033,4 млн. сум, 2022 елга – 272 339,2 млн. сум.

Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары гамәлдәге чыгым йөкләмәләреннән, индекср–дефляторлардан, бюджет сәясәтенең төп юнәлешләреннән чыгып формалаштырылган. Әлеге параметрлар нигезендә 2020 елга Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлеше   267 961,7 млн.сум һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына 272 842,4 млн. сум һәм 274 970,5 млн. сум күләмендә формалаштырылган.

2020 елда Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгы – 3 142,9 млн.сум, 2021 елда – 2 809,0 млн. сум, 2022 елда – 2 631,3 млн. сум тәшкил итә.

Республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев әйтүенчә, хәзерге вакытта икътисади үсеш күрсәткечләренең акрынаюы күзәтелә. Бу күренеш тышкы сәбәпләргә дә бәйле. Бу нисбәттән АКШ белән Кытай арасындагы каршылыкларны мисал итеп китерергә була. Профиль министрлык фаразлары буенча, киләсе елда тулаем төбәк продукты  үсеш темпы 102,%  булырга тиеш. Сатылган продукциия күләме  2 трлн. 941 млрд. сумлык булыр дип көтелә.

Киләсе елга берничә зур зур инвестиция проектлары тормышка  ашырырга ниятлиләр. Аерым алганда “ТАНЕКО”, “Нижнекамскнефтехим”, “Казаньоргсинтез”  кебек предприятиеләрдә яңа төр продукцияләр чыгару җиһазларын эшләтеп җибәрәчәкләр.   Аерым алганда, “ТАИФ-НК”да нефть эшкәртүче заводларның авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртүче  комплексны эшләтеп җибәрү ниятләнә. Нәтиҗәдә нефть эшкәртү дәрәҗәсе 95% ка җитәргә тиеш. Шул яңалыкларга бәйле рәвештә 2020-2024 елларда  сәнәгать җитештерүе индексы 101,3 – 103,8% булыр дип фаразлана.

Авыл хуҗалыгы тармагында  берничә зур инвестиция проекты тормышка ашырылачак. 2019-2021 елларда 15 муниципаль районада сөт эшкәртү комплекслары төзелергә тиеш. Авыл хуҗалыгында үсеш алдагы елларда 101,9% булыр дип уйланыла.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстанның социаль-икьтисади  үсеше параметрларының  2030-Стратегиясенә туры килүенә басым ясады. 2030 елга тулаем төбәк продукты күләме 5 трлн. сумнан артырга тиеш.

Республиканың Финанслар министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре республиканың социаль – икътисадый үсешенең макроикътисадый күрсәткечләреннән, салым сәясәтенең төп юнәлешләреннән, салым салына торган база буенча Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте идарәсенең хисап белешмәләреннән һәм 2019 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы бюджетына керемнәр керүне бәяләүдән чыгып төзелүен әйтте.

Гадәттәгечә, табышка салымнар, физик затлар кеременә салымнар, акцизлар һәм оешмалар мөлкәте бюджетның иң күп керем чыганагы булып тора. Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2020 елда керемгә салымнар 100 млрд. сум, физик затлар кеременә салымнар 82,1 млрд. рублей (салымнардан керемнең 31%) булыр дип көтелә. Акцизлардан барлык керем 34,2 млрд. сум булып,  аннан республика казнасына 33,1 млрд. сум акча керер дип көтелә.

Парламент тыңлаулары нәтиҗәсе буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Якын араларда “2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International