Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиева борынгы Болгар каласында булды
2012 елның 5 октябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә булды. Алар эш сәфәре кысаларында Хан сараен карады һәм Табиб йорты, һөнәрчелек остаханәләрен ачу тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, соңгы 2 елда борынгы Болгар шәһәрендә һәм Свияжски утрау-шәһәрчегендә күп эш башкарылды. “Әмма безнең ниятләр җитди – бу объектлар Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә керергә тиеш”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Республика башлыгы бу объектларны торгызуда һәм реконструкцияләүдә катнашучыларга – тарихчылар, архитекторлар, төзүчеләр һ.б. рәхмәт белдерде.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында ассызыклаганча, белгечләр, экспертлар, тарихчылар һәм заманча технологияләр ярдәмендә киләчәк буын өчен Хан сараеның борынгы нигезе саклап калынды. Аның сүзләренә караганда, бу барлык галимнәр һәм тикшерүчеләр өчен өйрәнү мәйданчыгы һәм ачык мисал булып тора. Хан сарае - Болгар шәһәрендә зурлыгы буенча өченче корылма, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт киңәшчесе. “Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә керергә дәгъва белдерүчеләр саны күп, әмма безнең потенциал яхшы”, - дип ассызыклады ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев бу объектларның төп инвесторы, “Русский стандарт” корпорациясе президенты, “Русский стандарт банкы” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Тарикога “Яңарыш” республика фонды Рәхмәт хатын һәм Хәйриячеләр китабын тапшырды. Шулай ук “ТатСНРУ” ААҖ генераль директоры Юрий Егорушкинга, “Стройдорсервис” ААҖ генераль директоры Илгиз Зәйдаровка һ.б. Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Хан сарае – ул Болгар шәһәренең яңа ачыкланган архитектура һәйкәле, ул 13 гасырның кирпеч-таш корылмасы калдыкларыннан гыйбарәт.
Хәзерге вакытта Хан сарае өстенә поликарбонаттан саклау корылмасы төзелгән, ул уникаль архитектура һәйкәлен начар һава шартларыннан саклау өчен заманча технологияләр буенча Юнеско таләпләренә туры китереп эшләнелгән.
“Табиб йорты” музееның фәнни концепциясенең төп максаты фән, аерым алганда, медицина, фармакология, шулай ук бу тармак белән бәйле үсеш алган һөнәрчелек үзәге буларак Болгар һәм Идел буе Болгарының роле чагылудан гыйбарәт.
Музей экспозициясендә Идел буе Болгарыннан мөселманнар арасында танылган урта гасыр табибы Таджаддина ал-Булгари язмалары төп урын алган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында Ак мәчет янына агачлар утыртуда катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз